Әбрар Кәримуллинның Равил Фәйзуллинга язган хатлары
Итальян-татар әдәби бәйләнешләре турындагы материаллар исемлеген әзерләдем. Әлбәттә, ул бу темага караган барлык материалларын эченә алмый. Италиядә аларның Сезгә ярдәме тими калмас.
17 ноябрь, 1969 ел.
Казан.
Хөрмәтле Равил туган!
Хатыгызга соңгарак калып җавап бирүемнең сәбәбе кичә генә Казанга кайтуыма
бәйләнгән.
Татар мәдәнияте, шул исәптән әдәбияты һәм китабы тарихына зур өлеш кертеп,
инде бөтенләй сүнгән Оренбург каласында идем. Шул ук басма сүз тарихы буенча
барып чыккан идем. Шул ук мәсьәлә буенча быел Уфада булып кайттым.
Тупланган материаллар гаять күп, һәрберсе яңа фактлар диярлек.
Ләкин шуны карагач, мин керешкән теманы башкарып чыгу өчен бер кеше гомере
җитәрлек түгел, ә теманы хәтта планга да кертмиләр, бары тик «хобби» буларак кына
эшләнә. Күңелгә тигәне – мин язган материаллардан «актуальлек» таба алмыйча,
редакциягә биргән материаллар тузанга капланып яталар.
Болардан тыш, башка ямьсез яклары да бар. Шуларны искә алып, һәр фактны, һәр
яңа фикерне тирән, күп яклы итеп дәлилләп эшләргә туры килә.
Гафу итегез, бу рәхмәт хаты рәнҗүгә охшап китә башлады.
Бүләгегез өчен тагын бер тапкыр зур рәхмәт, чын күңелдән.
Сезнең каләмегезгә, поэзиягезнең философиясенә тирән ихтирам белән, Әбрар.
10 октябрь, 1975 ел.
Равил туган!
Сезнең Күк Түбәдән язган хатыгызны алдым. Кызганычка каршы, үтенечегезне
тулысынча үти алмыйм. XVI-XVII йөзләрдәге рус патшаларының указлары сакланмаган. XVIII йөзгә караганнары да тулы түгел. Иван IVнең китапханәсен
кемнәр генә эзләп карамады. Шуңа күрә Казан алынганнан соң җирле халыкны шәһәр
һәм олы су буйларыннан, олы юл буйларыннан куып чыгару турында оригиналь
документларның саклануы турында уйларга да мөмкин түгелдер.
Казан алынганнан соң шундый эшләрнең үткәрелүе факт, һәм ул татар авылларының
хәзерге урнашуларында да чагыла. Шушы нәрсәне төзәтү өчен революциядән
соң Татарстан дәүләте оештырылу белән беренче эшләр дә башкарыла, Идел буе
җирләрендә татар авыллары – «Кызыл байрак», «Бакча Сарай» һ.б. әнә шул елларда
барлыкка килә.
Минем белүем бу гына, татарларны Казан һәм зур елга буйларыннан куу турында
мәгълүматлар шул чорда Россиядә булган чит ил сәяхәтчеләре язмаларында искә алына.
Ләкин кайда, кайсы басмада икәнен төгәл әйтә алмыйм. Безнең институт кешеләре
дә белми булып чыкты.
Минемчә, ул XVI яки XVII йөздә Россиядә булган инглиз сәяхәтчесе Стрейс
язмаларында искә алына. Кызганычка каршы, аның басмасы университет китапханәсендә
миңа очрамады. Аны Мәскәү, Ленинград китапханәләрендә табып булыр иде.
Шушы хат белән соңгы елларда чыккан ике басмадан сез сораган мәсьәлә турында
өзекләр җибәрәм, бәлки ярап куяр.
Равил! Алма-Атада Олжас Сөләймановның «Аз и Я» дигән хикәяте чыкты. Бу
хикәят – бөек ачыш! Безгә дә караган. Бәлки аны Сез күптән укыгансыз. Укымаган
булсагыз, иң беренче чиратта укырга тырышыгыз. Әгәр ул басманы таба алмасагыз,
бер данәсен Сезгә бирә алам. Бу хикәятне, миңа калса, төрки халыклар тарихында
бары тик Л.Н.Гумилёв хикәяте белән генә тиңләп була. Анда бик күп нәрсәләр үз
урынына куелган.
Шуның өстенә «Шумер-...» дигән өлеше Америка индеецларының теле буенча
мин күтәргән мәсьәләгә дә бик якын тора. Кызганычка каршы, минем бу турыдагы
мәкаләм «Казан утлары»нда инде өченче ел ята бирә. Минем тапканымны тартып алу
куркынычы көннән-көн арта бара. Гомумән, «К.У.» инде биш ел буе минем әйберләргә
киртә салып тора, шул инде безнең «татар» эше.
Бөтен аңлы тормышымны шул татарны яклап, аның өчен бөтен җаным-тәнемне
биреп килсәм дә, аннан бары тик зыян гына күреп килергә туры килә. Дөньялыктан
качасым, китәсем килгән чаклар була.
Гафу итегез, ирләргә ярамый торган нәрсәләр килә башларыма.
Чын ихтирам белән,
Әбрар.
27 июнь, 1985 ел.
Кадерле Равил туган!
Итальян-татар әдәби бәйләнешләре турындагы материаллар исемлеген әзерләдем.
Әлбәттә, ул бу темага караган барлык материалларын эченә алмый. Италиядә аларның
Сезгә ярдәме тими калмас7.
Үзем июльдә Семипалатинскига китәм. Киткәнче күрә алмам дип, Идарәдә
калдырырга булдым.
Уңышлы, матур сәяхәтләр теләп,
Әбрар.
7 1985 елның җәендә Равил Фәйзуллин СССР язучылары делегациясе җитәкчесе буларак Италиядә үткән
Бөтендөнья шигырь фестивалендә катнаша. Шул сәяхәттә алган тәэсирләр нигезендә шагыйрь «Хуш,
Италия, исәнме, Казан!» дип исемләнгән күләмле язма да чыгарды («Казан утлары», 1986, № 12. Бу
очракта шагыйрьгә галим Ә.Кәримуллин әзерләп биргән китапларның да файдасы зур булгандыр (ред.).
«КУ» 04, 2025
Фото: unsplash
Теги: хатлар
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев