Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

ҺУННАР БӘЯНЫ (дәвамы)

Озатканда, әтисенең, үз хәер-фатихасын биреп калырга ашыгып, кайнар пышылдавы аның хәтерендә саклана. – Улым, исеңдә тот, безнең башка чарабыз юк. Сине биреп җибәрергә мәҗбүрбез. Солдатлар кирәк аларга, шуңа бездән йолкып алалар.

(Башыннан УКЫГЫЗ)

3. Шомлы хатирәләр

Ул дымлы, яңгырлы салкын иртәне гомере буена хәтерендә саклады.

Тыныч, борчусыз балачак төшен әнисенең кычкырып, бүре улавына охшатып, такмаклап елавы бүлде. Күзен ачуга малай аның әтисе кулында бәргәләнеп иңрәвен күрде, нигәдер әтисе дә елый иде. Шунда ук ул әтисе кулыннан ычкынып, улына капланды, аның бөтен гәүдәсен, сөякләрен шыгырдатып калтыранган куллары белән кысты.

– Каһәр төшсен бу тормышка! Гаделсез дөнья череп таркалсын! Аһ, нинди хәсрәт! Ничек күтәрим мин аны? Улымнан башка ничек яшим?

Әнисен аның беркайчан да мондый хәлдә күргәне юк иде: күзе яшьле, билгесезлектән тетелгән коточкыч халәттә, кыскасы, гаиләгә килгән бәхетсезлекне аңлавы һич мөмкин түгел.

Узган ел иртә кырау төшү сәбәпле, гаилә уңышны җыеп алырга өлгермәгәнлектән, салымнарны да түли алмаган, ди. Шуңа улларыннан мәхрүм итмәкчеләр икән.

– Улкаем, гаепләмә безне! Бу каһәрле дөньяга тудырганым өчен кичер! Нигә болай килеп чыкты соң? Моның өчен кайчан да булса, безне гафу итәрсеңме, улым?

Әнисе тагын шашынып өзгәләнергә кереште һәм ул кинәт гүя ят, таныш булмаган куркыныч затка әверелде, хәтта Дин Хун шомлы билгесезлектән коты очып, үзе дә кычкырып елап җибәрде. Шунда ук күршеләре йөгереп керде. Әнисен тынычландырырга керештеләр. Арада гаепләгән күзләр белән караучылар да юк түгел иде. Нигәдер аларның сүзләре йөрәккә тирәнрәк уелып калды.

– Ярар, бетеренмә, бу рәвешле, чиктән тыш куәтле затларның һәммәсенә ачу саклавың бар...

– Менә бит... Кыргый, басып алучылар каны кайнаган затлардан тагын ни көтәргә мөмкин?! Зәңгәр күзле һуннар шундый алар, ярсулы чакларында бигрәк тә... Һәммәсен кырып ташларга да күп сорамаслар!

– Бу язмыштыр, күрәсең, Тәңредән узып булмый, кыраулар да тиккә генә төшмәгәндер, малайларны хәрби хезмәткә чакыру өчен бер сәбәптер. Анда барысы да алдан планлаштырылгандыр. Балам алдында гына гарьләнәм, берни эшләр хәл дә юк, язмыш белән килешергә генә кала...

– Бәлки улыгыз югалмас, яшәп китәр. Басып алучылар каны уянса, ул әле борынгы кыргый йолаларны торгызыр... Хәтта әле берәр начальник булыр. Каян беләсең? Тәңре – төркиләрнең Алласы бит. Ул аларның күп гөнаһларын кичерә һәм, күрәсең, ярдәм дә итә.

Озатканда, әтисенең, үз хәер-фатихасын биреп калырга ашыгып, кайнар пышылдавы аның хәтерендә саклана.

– Улым, исеңдә тот, безнең башка чарабыз юк. Сине биреп җибәрергә мәҗбүрбез. Солдатлар кирәк аларга, шуңа бездән йолкып алалар. Кечкенә әле ул, тимәгез, дидем. Ялындым. Ишетергә дә теләмиләр: укытырбыз, шунда үсәр, диләр. Улым, сиңа анда авыр булыр, бик авыр. Тик син түз, онытма, син бөек һуннар нәселеннән! Оятка калдырма! Шуны онытма – син безнең коткаручыбыз... Хәзер син гаиләбезне коткарасың, аны саклыйсың. Киләчәктә дә сакларсың, ул чакта инде сугышчы булып якларсың! Онытма шуны!..

Әнисе хушлашу мизгелендә, улын, сөякләрен шытырдатып, күкрәгенә кысты, әйтерсең, ул аны кире карынына яшерергә тели иде. Дин Хун чүт кенә тончыкмады, шул чакта аны кемдер аның кайнар кочагыннан йолкып алды. Әнисенең хәсрәткә баткан зәңгәр күзләре коточкыч, үзе бөкрәйгән, җирән чәчләре тузгыган, хәлсезлектән ул шыр ачык ишеккә сөялеп калды...

Ул салкын, кырыс иртә Дин Хунның элекке, күбрәк җитмәүчелектән, нужадан торса да, чагыштырмача гамьсез балачагын тимер көрәк белән кырып ташлагандай итте һәм аны күз алдына да китермәгән яман каты бәгырле, чит дөньяга беректерде. Яңача, сәер, ят тормыш башланды. Аны үзе кебек үк борын асты кипмәгән, бәхетсез, шау-шулы малайлар төркеменә кушып җибәрделәр дә көнбатыштагы олы юлга таба ияртеп киттеләр.

Баштарак, һәммәсе дә бердәй бәхетсез, тигезләр иде. Тиздән җәмгыять аларны түбән, урта, югары дәрәҗәдәге төрле төркемнәргә бүлгәли башлады. Үзеннән-үзе шулай килеп чыккан кебек иде, әмма монда ниндидер закончалык булуы да сизелде. Малайларның һәрберсе акыл ирешмәслек сайланыш аша үтеп, билгеле бер төркемгә керде.

Дин Хун тиз аңлады: ул үз яшьтәшләреннән күчмә бабаларыннан мирас итеп тапшырылган тышкы кыяфәте белән дә, гадәтләре белән дә аерылып тора. Бу бик үк яхшы хәл түгел, чөнки аны бүтәннәргә каршы куя, аерым шартларга, читләшеп яшәргә этәрә иде. Һәм шул сәбәпле, аңа үз-үзен якларга, дәрәҗәсен, аерымлыгын күрсәтергә туры килде. Шул ук вакытта, моңа кадәрле үк, башкаларны куркытырлык нидер булган, шуңа күпләр аңа юл бирергә тырыша кебек тоелды. Бары тик соңыннан, еллар узганнан соң гына, рәхимсез, аяусыз сынаулар аша уза-уза, башкаларның анда нык ихтыяр, дошманны басу сәләте, кыюлык, куркусызлык, ачуы чыкканда, кешеләргә хас булмаган дуамаллык ташуына төшенде.

Беренче җитди сугышта тигезсез алышта ул биш кешене чабып үтерде. Аннан соң да, дошман күбрәк булуга карамастан, аны кысрыклап, чигенергә мәҗбүр итте. Дин Хун берүзе өметен җуйган көрәштәшләрен үз артыннан әйди белә, могҗизалы рәвештә җиңүгә ирешә иде.

Провинциядә яшәүчеләрнең байтагы төркиләр, төгәлрәге, дилин, һуннар тамырыннан, ә җирле кытайлар күпчелекне тәшкил иткәнгә, аларга түбәнсетебрәк карыйлар иде. Җәмгыятьтә күп кенә көйсезлекләр, бәла-казалар йөгәнләнмәгән, буйсынмаучан һәм көтелмәгән эшләр башкару сәләтенә ия дала каны тәэсире белән аңлатыла иде. Кемнәрнеңдер тышкы сыйфатлары күзгә дә ташланмаучан, ә Дин Хунның бөтен булмышы – төркиләрдән: зәңгәр күзләр, бөдрә салам чәчләр, бөкреле борын, зифа буй... Холкы белән исә, әтисенә охшаган: чыдам һәм басынкы. Намуслы хезмәте белән яулап алынган дан һәм дәрәҗәсе булуга карамастан, ул үзен һәрчак чит, аерым бер кеше итеп сизде.
 

4. Озату пунктында

Борынгы акыл ияләренең хикмәтле фикерләренә караганда, кешенең язмышы туганчы ук тәгаенләнгән, имеш, моны раслаучылар да бар.

Борынгы хакимнәр тормышны зирәклек, катгыйлык аша (катылык аша булмаса әле) төзегәннәр һәм табигый рәвештә бер кеше дә хөкем ителүчеләр эскәмиясенә утырмаслык тәртип, канун-кагыйдәләр булдырганнар. Кемдер эләгә икән, бу гайре табигый вакыйга саналган.

Әмма дәүләткә һәрчак крепость-кальгалар, саклану корылмалары, канаулар төзү өчен эшчеләр, армия һәм чик буе заставаларына солдатлар, флот өчен диңгезчеләр кирәк. Үз теләге белән катлаулы, кырыс хезмәткә берәү дә бармас иде. Шуңа салымын түли алмаган гаиләләр өчен канун кабул ителгән, алар хөкемгә тартылган. Ә хөкем карары гаиләнең бер әгъзасын бер елдан биш елгача ирегеннән мәхрүм иткән: яше буенча туры килгән улларының берсен разнарядка белән алып та киткәннәр.

Маймыл елы корылыгыннан соң Ли Эр, Дин Хун һәм аларның башка хезмәттәшләре иҗтимагый эшләргә тартылды. Иҗтимагый дигәндә, иң авыр хезмәт – саклану корылмалары, канаулар төзү күздә тотылды. Эш җәй челләсендә дә, кышкы суыкларда да ел әйләнәсе дәвам итте.

Эшчеләрнең яшәү шартлары коточкыч, арада түзалмыйча җан тәслим кылучылар да аз түгел иде, алар хакында авылда шомлы хәбәрләр таралды.

Хөкем ителгәннәр башта Озату пунктына эләгә, аннан төзелешкә җибәрелә, ә яше җиткәннәрне армия хезмәте көтә. Монысы исә хөкем ителгәннәр өчен котылу чарасы, киләчәккә якты өмет иде.

Армиядә хезмәт итәр өчен Озату пункты түрәләре ай буе аерым сынаулар үткәргәннәр, шундагы авыр шартларда һәрберсенең мөмкинлекләре, нәрсәгә һәвәслекләре ачыкланды. Адәм баласы үзенең нәрсәгә сәләтле икәнен белеп бетермәскә дә мөмкин. Әмма Озату пункты хезмәткәрләренең тәҗрибәле, үткер күзенә барысы да яхшы күренә.
...Озату пункты, ким дигәндә, мең ел элек төзелгән, борынгы кальгада урнашкан бина. Вакытлар үтү белән каралып, ташларына мүкләр үскән биек диварлары аңа төксе, дәһшәтле төс биреп тора. Күпсанлы эчке ишегаллары, бүлмәләре яңа килгәннәрне төркемнәргә аеру өчен аеруча уңайлы. Бүлмәләр дә төрлечә җылытыла: кайсы салкын, кайсы түзәлмәслек кызу була. Андыйларындагы бөркүлек кешене нык йончыта.

Ниндидер күзгә ташланмаган билгеләр буенча, һәр кешене аерым өйрәнеп, илле кешелек төркем туплана. Караңгы чырайлы картлар аларның йөзләренә текәлә-текәлә, араларыннан йөреп чыкты. Ымлап кына, чираттагы корбанны эләктереп, олырак ярдәмче малайлар, аларны бүлмәдән алып чыгып китә тордылар. Калган бәхетсезләр, гадәттәгечә, шыңшырга, еларга, үзләренә тимәүләрен сорап ялынырга тотындылар. Болар чынлыкта, балалыктан да чыгарга өлгермәгән, башларына акыл кермәгән үсмерләр генә иде әле. 

5. Караңгы бүлмә сере

Дүртенчеме, бишенчеме мәртәбә тикшерелүләрдән соң, Дин Хун яше дистәдән генә үткән яшүсмерләр ябылган чираттагы бүлмәгә эләкте. Күпсанлы күчерүләрдән соң, аның янына кечкенә буйлы, чандыр һәм аз сүзле Эр Ли исемле малайны керттеләр. Үз эченә бикләнгән: күрәсең, аны күп кыерсытканнар. Тик ни өчен? Башы зурга, колаклары тырпаеп торгангамы? Эр Линың колагыннан тарту яки маңгаена чиртү шаянракларының күңелен күтәргәндер. Әйе, нәкъ шулай булгандыр.

Кеше дигәнең сәеррәк зат шул, үзләре шактый кыен ашап, әле бу сазлыктан чыкмаган көенчә дә, мыскыллар өчен корбан эзләп табалар, шәхси көчсезлекләренә бәйле ачуны шушы гөнаһсызлардан алалар.

Дин Хун җавап бирә белми торган, килбәтсез, ихтыярсыз иптәшен рәнҗетүчеләрдән бер генә якламады. Җирбитләргә каршылык күрсәтеп, йодрык ашатырга да туры килгәләде. Бәйләнчекләрнең уңышсыз сугышын һәм елашкан тавышларын ишетеп, күзәтүче-надзиратель керде. Аның тәҗрибәле, алҗыган карашы шунда ук чүгәләп утырган горур сынлы, хезмәт итүчеләр арасында шактый билгеле Дин Хунда һәм аңа сыенган зур башлы малайда тукталды. Күзәтче аларны бармак белән генә чакырып, озын, тар коридор буйлап ияртеп китте. Ахырда ул, бер ишекне бәреп ачып, тегеләрне караңгы бүлмәгә этеп кертте. Караңгы дивар аша тәрәзәдән төшкән тонык ут яктысы бүлмәнең дүрттән берен дә яктыртырлык түгел, өстәвенә караңгыга күнекмәгән күзләр берни күрми иде.

Яшүсмерләр, нишләргә белмичә, күзләренең караңгыга ияләшкәнен көтеп, ишек төбендә таптандылар. Дин Хунга, нигәдер, бүлмәдә кемдер бар кебек тоелды, дөресрәге, берәүнең авыр карашын тойгандай булды. Ниһаять, өч шәүлә чалымлангандай булды.

– Ә, бу синмени, генерал? – диде өлкән кешенекенә охшаш карлыккан тавыш. Көтелмәгән хәлдән яшүсмерләр читкә тайпылып, ишеккә елышты, тик ул бикле иде.

– Йә, нигә дәшмисең, генерал? Исемең ничек?

– Дин Хун мин. Генерал түгелмен, шулай да...

– Күрәм, әлегә генерал түгелсең, әмма зур кеше булачаксың син. Тумышың белән төркиләр нәселеннәнме? Ярар, түз. Алар арасыннан да сайланганнар бар. Сайланганнардан сайлап алырлыклар чыга. Синең юлың шушы.

– Мин бит әле... солдат та түгел. Сез миннән көләсез, хөрмәтлем. – Көләргә уйлаганым да юк: солдат та булырсың, командир да, барысы да алда. Барысы да үз вакыты белән килер. Кыюлык һәм уңыш, аннан үз хезмәтеңә тугрылык юлдаш булсын! Ул чорга барып җитәргә, шуңача яшәргә һәм хезмәт итәргә генә кирәк. Син булдырасың. Син зур кеше, син көчле заттан! – Ә синең артыңа качканы кем? – дип сорады ул башка чыелдык тавыш белән. – Яле, яктыгарак чык, нинди җитлекмәгән көзге чебеш икән ул анда? Озын колак, дәү баш, фу-у! Кыяфәтсез! Ничек аны чик сакчысына алганнар диген?

– Бу Ли Эр була, – дип, үз кешедәй кычкыра төшеп әйтте Дин Хун һәм арка ягыннан эләктереп, дустын алгарак этте.

Өч шәүлә сискәнгәндәй тибрәнеп куйды, аннан аңлаешсыз авазлар ишетелде. Аларның гаҗәпләнүме, сокланумы икәненә тиз генә төшенерлек тә түгел иде.

– Чынлап улмы? Юктыр... Нинди көн соң бу? Артык уңышлы...

– Күр инде, зур кеше артына бөек кеше яшеренгән...

Өчесе дә килешкәндәй, бер-бер артлы хөрмәт белән башларын иделәр.

– Әйе, бу ул! Бөек мөгаллим. Озак, бик озак көттек без аны!

– Тәңренең уңышыбыз өчен бүләкләведер бу.

Ли Эрны гүя алыштырып куйдылар. Әле генә алгарак чыгып басарга да оялган малай караңгы шәүләләргә тынычланып, текәлеп карап торды. Шуннан көлке тудырырлык тавыш белән сорады:

– Мин дә генерал булачакмынмы әллә? Бәлки полководецтыр? Шаккаткыч!

– Юк, юк, генерал да, полководец та түгел. Алары болай да күп, киләчәктә дә аз булмас.

– Император мәллә соң?.. Бер дә охшамаган...

– Императорлар да җитәрлек, моннан соң да бер-берсен алыштырып кына торырлар.

– Кызганыч, – дип куйды кан качкан иреннәрен кыймылдатып Ли Эр.

Сөйләүчегә ышанып бетмәве аның күзләреннән күренә, барыбер сүзне өзмәскә тырышып:

– Мин сугышырга бөтенләй рөхсәт итмәс идем, солдатларны да өйләренә кайтарып җибәрер идем, – дип өстәде.

– Алайса кем соң?

– Син бөекләрдән дә бөегрәк булачаксың.

Шулчак бүлмә караңгылыгы төпкеленнән кыл өзелгәнгә тартым зыңлаган тавыш ишетелде һәм тынлык урнашты.

– Әй, сез кайда? Ник дәшмисез? Җавап бирегез! – Малай боеру төсмере салып эндәште. Бүлмәдә тынлык хөкем сөрде. Алар икәүләп караңгылыкка озак текәлеп тордылар, элеккеге шәүләләр дә күренмәде. Аннан, курка-курка бүлмә уртасынарак уздылар, җиде-сигез адым санадылар, әмма анда да беркем дә юк иде. Диварны сыйпап чыктылар, нигәдер ишекне тапмадылар, җитмәсә, дивары да тоташ таштан икән. Малайлар аптырашка калды: алар белән сөйләшкән кешеләр кая китте соң? Үтә сәерлеге белән бу хәлләр һич башларына сыймады.

Ли Эр бөтенләй үз эченә бикләнде, каушауданмы, уйлары тынгысызлагангамы, тәмам дәшмәс булды. Дин Хун, гадәттәгечә, тиз аңына килде. Ул озаклап уйларга бирелергә яратмый, хәер, уйлаудан ни файда: юкка чыкканнар икән – чыксыннар соң! Шулай да ирексездән дустына әверелгән, күңеле якын итә башлаган зат белән шаярып алырга булды.

– Әйт әле, Эр Ли, сиңа ябырылган баягы тинтәкләр башыңа суктылармы әллә?

– Яхшы ук тондырдылар. Син көчле дә, зур да, шуңа әйтүдән ни файда, ничек авыртканын барыбер аңлый алмассың, – диде малай уйларыннан бүленеп, хәйләле алдашуны һич күздә тотмыйча.

– Сизелә икән шул, каты бәргән болар... Әгәр дә...

– Нәрсә әгәр дә?

– Җыен юк-бар күзгә күренгәндәй булды лабаса...

– Син нәрсә? Берни дә күрмәдек, берни дә ишетмәдек, дияргә телисеңме?

– Юк инде... Ә нәрсә булды соң? Сөйлә әле, миңа бик кызык бу.

– Кит инде, икебез дә бергә ишеттек ләбаса, син алар белән сөйләштең дә әле, сорауларына да җавап бирдең.

– Юк, юк, берни дә булмады, – дип, Дин Хун чиксез гаҗәпләнүен сиздерде.

– Син, егеткәй, артык күп сөйләшә башладың...

– Ничек инде, үзеңә генерал булачаксың, диделәр ләбаса...

– Мин... генерал? Үз акылыңдамы син? Нинди генерал чыксын миннән? Әле тиз генә гади солдат та итмәячәкләр...

– Димәк, берни дә ишетмәдек дип саныйк...

Эр Ли аңа чын-чынлап үпкәләде, бөтенләй сүзсез калды.
 

(Дәвамы бар)

НИКОЛАЙ ЛУГИНОВ

 

"КУ" 06,2022

Фото: unsplash

Теги: проза бәян

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев