Төньяк кәләше (хикәя)
Мескен Вера. Верочка... Аны аэропорттан ук кире үз иленә кайтарып җибәрделәр. Миңа бары тик тәрәзә аша саубуллашырга гына рөхсәт иттеләр. Килеп туган хәлнең никадәр авыр икәнен сез күз алдына да китерә алмыйсыз.
Элчин Гусейнбәйли (Карачуха) – 1961 елның 23 декабрендә
Азәрбайҗанның Джебраил районында туа.
1989 елда Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт универси-
тетының журналистика факультетын тәмамлый.
Азәрбайҗан Республикасының атказанган сәнгать
эшлеклесе.
11 роман авторы.
Әйтергә кирәк, бу хәлгә мин тигез җирдә абынгандай килеп юлыктым.
Бара идем, бара идем, озак бардыммы, кыскамы; таулардан-үзәннәрдән
бардым, тау куышларына кереп йөрдем, кыяларга үрмәләп мендем... Шунда
туктарга кирәк, мине тагын альпинизм үзенә тарта башлады.
Өр-яңадан башлыйм әле. Бервакыт мин һәм минем портфелем
үзебезнең төньяк күршеләребез тарафына юлга чыктык. Мине йөгем
белән N шәһәрендә көтәләр иде (нинди шәһәр икәнен әйтеп тормыйм,
минем хикәямдә бу мөһим роль уйнамый). Бу шәһәрдә мал табиблары
өчен (сезнең телдә аларны ветеринар дип атыйлар) ниндидер чара узарга
тиеш булган. Аның нинди чара икәнен искә төшерер өчен бер күч чакыру
кәгазьләрен актарырга кирәк булыр иде. Ә минем аны эзләргә, сезнең
минем тапканны көтеп торырга түземлегебез җитмәс. Мин ышанам, чын
азәрбайҗаннар кебек сезне әлеге чара түгел, минем белән нәрсә килеп
чыкканы кызыксындыра. Менә хәзер мин сезгә шул турыда сөйләргә
телим.
Эшнең асылына күчкәнче, сезгә чын күңелдән әйтәм – мин мал табибы
булырга үзебезнең ана буйволыбыз (бездә аларны су сыеры дип тә атыйлар)
аркасында карар кылдым. Мин кечкенә чакта без аны Миркиштан сатып
алган идек. Һәм кинәт берүзе бер көтү бәясенә торган буйволыбыз
ныклап чирләргә тотынды. Аның эче китә башлады, шул килеш үлеп тә
китте. Мин ул вакытта эч китүнең нәрсә икәнен белә идем инде, шуңа
күрә аның интегүен яхшы аңладым. Үләр алдыннан аның күзеннән яшь тәгәрәп төште. Аның үлемен әби тагын да авыррак кичерде. Чөнки ул үзе
дә эч катуыннан еш зарлана иде. Ә калганнарга барыбер булды. Күрәсең,
аларның беркайчан да эчләре авыртмаган. Бәлки кайчандыр авырткандыр
да, ләкин мин аларның сәгатьләр буе бәдрәфтә утырганнарын хәтерләмим.
Менә шул вакытта мин өйдәгеләргә үч итеп мал табибы булырга карар
кылдым. Район үзәгендәге техникумга укырга кердем. Ике ел укыдым да,
үзем турындагы «таш йөрәк» дигән фикерне кире кагып, әби әйтмешли,
патшалар дипломы алдым.
Безнең арада аңлашылмаучылык калмасын өчен «таш йөрәк»не
аңлатып китәргә телим. Бала чакта мин күрше тавыкларының дошманы
булдым. Аларның аякларын черт иттереп җиңел генә сындыра идем.
Әлбәттә, барлык күршеләр һәм өйдәгеләр минем бу эшемә кешелексезлек
дип бәя бирделәр. Чынлыкта исә мин әбинең хыялларын гына тормышка
ашыра идем. Ул бакчада чит тавыклар күрсә, һәрвакыт аякларына төзәп,
таш ата иде. Ләкин бер тапкыр да тидерә алмады. Ә менә мин – сезгә
хөрмәт белән караучы фәкыйрегез – һәрвакыт төз атуым белән аерылып
тордым. Ләкин миңа бүләкләр, призлар урынына күршеләрнең нәфрәте
генә насыйп була иде. Хәзер болар барысы да артта калды инде, һәм миңа
үзем турында «таш йөрәк» дигән кушамат хата икәнен күп тапкырлар
исбатларга туры килде.
Хәзер хикәянең мелодраматик өлешенә күчәбез.
Башта барысы да әйбәт кенә барды. Билет алып, самолётка утырдым,
барып җиттем. Юлдагы вак-төяк хәлләр турында төшереп калдырып,
шуны гына әйтәм: мал табиблары клубында миңа ике метрлы сызым
биргәннәр иде. Анда чара узасы посёлокка ничек барырга кирәклеге
күрсәтелгән. Ярты сәгатьтән мин инде электр поездлары китә торган
перронда поезд көтәм, шул ук вакытта гомумән Рог (чара узасы посёлокны
төньяк күршеләребез никтер шулай атаганнар иде) посёлогына поездлар
йөриме-юкмы икәнен белешә идем. Ләкин беркем дә миңа ачык кына
җавап бирә алмады. Шулай да төшенкелеккә бирелмәдем, белешүемне
дәвам иттем. Миңа бераз ерактарак торучы кешеләр төркеменә мөрәҗәгать
итәргә куштылар. Мин алар янына барып, бу каһәр төшкән посёлокка
поездлар йөриме дип сорадым. Ләкин монда да җавап булмады. Җавап
булмау гына түгел, миңа игътибар да итмәделәр, хәтта аркалары белән
борылдылар. Шул чакта мин ачык аңладым: поезд көтүебез аркасында
статуслары минем белән тигезләшкән бу кешеләр блондиннар арасында
бердәнбер брюнет булуым өчен мине күрмәмешкә салышалар иде. Моңа
түзә алмадым, җен ачуларым чыгып, алар турында нәрсә уйлаганымны
ярып салдым. Үземнең ул вакыттагы чыгышымны сөйләп торасым
килми. Минем уйлавым буенча, бик уңышлы килеп чыккан бер генә
фикерне әйтәсем килә: «Мин – табиб, сезнең кебек блондин сарыкларны
күп күрдем!» «Табиб» сүзенә мин аеруча басым ясап әйттем дә
портфелемне җиргә бәрергә җыендым. Ниндидер олы гына хатын минем
портфелемне генә дә түгел, ачуымны тотып калырга теләгәндәй тыныч
кына: «Тынычланыгыз, яшь кеше. Нервыларыгызны картлык көнегезгә
саклагыз, ә ул җәһәннәм тишегенә бара торган поездга нәкъ менә шушы
платформадан утырырга була», – диде.
Вагонга мин ләкләк кебек горур атлап кердем. (Яхшы гына чагыштыру,
әйе, ләкләк кебек горур. Ә кемдер әле минем хикәяләремдә образлылык
җитми дип сөйләнеп йөри).
– Бу урын бушмы?– дип сорадым. Тагын беркем дә җавап бирмәде. Мин
эчтән генә барысына да төкердем дә, җавап көтеп тормыйча, буш урынга
барып утырдым. Нишләп мин кемнәндер сорап торырга тиеш әле? Ул
урын аңа мирас булып калганмы әллә? Әллә поездны аның атасы уйлап
тапканмы? Утырам шулай уйланып, шул чакта минем белән рәттән яшь
кенә хатын утырганына игътибар иттем. Яшь булуын поезддан сикереп
төшкәндә генә абайладым. Чөнки сикергәндә эчке күлмәге күренеп китте.
Андый эчке күлмәкне яшьләр генә кия.
Ху-уш. Аның янында кечкенә малай утыра. Ләкин мин аңа бөтенләй
игътибар итмәдем. Соңыннан моңа бик нык үкендем. Белә идем бит,
мондый чакта балаларга аеруча игътибар итәргә, беренче чиратта, алар
белән дуслашырга кирәген. Юкса... Кыскасы, утырам шулай, тәрәзә
артындагы манзаралар белән хозурланам. Нәрсәдер уйлыйм, аннары
тыныч кына черем итеп алырга җыенам. Һәм кинәт бер ягымны нәрсәдер
пешереп алгандай булды. Борылып карасам, хатын янында утырган малай
минем яныма килеп баскан да җәмәгать урыннарында эшләргә ярамый
торган эш кылып тора. Гади генә әйткәндә, ирлек горурлыгын чыгарган
да, хәер, нинди горурлык булсын инде, ефәк корты суалчаны миңа
сиптереп ята. Мин сикереп тордым да анасына малае турында нәрсәләр
уйлаганымны кычкыра башладым. Ул бертуктаусыз: «Алла хакы өчен
кичерегез», – дип тик тәкрарлап торса да... Тирә-юньдәгеләр көлешә
башлагач, хатын аларга кушылды. Мин, котырынып, күлмәгемне салдым
да андагы сасы сыеклыкны хатын өстенә сыктым. Ул моны көтмәгән иде,
күрәсең. Урыныннан сикереп торды да:
– Оятсыз! – дип кычкырып җибәрде.
– Син үзең оятсыз, әтиең оятсыз, бөтен гаиләгез, хәтта песиегез дә
оятсыз. Иртәдән бирле песиләрнең нинди тәрбияле икәнен сөйләп,
кешеләрнең башын катыра, үз малаена гади әдәплелек кагыйдәсен дә
өйрәтмәгән.
Хатын миңа каршы төште. Аның сүзләре буенча, мин җансыз, таш
йөрәкле кеше булып чыктым. Ә минем өстемне юешләткән малай – ул әле
бала гына, имеш. Юк кына нәрсәне шулай күпертергә ярамый ла инде,
янәсе.
– Ә сез беләсезме минем кемлегемне? – дип кычкырдым мин. Җавап
та көтмичә, портфелемнән журнал тартып чыгардым. Анда минем сарык
бәрәне кочаклап төшкән рәсемем һәм аның астына «Хайваннарның дусты»
дигән мәкалә басылган иде. «Минме таш йөрәк?» – дип, журналымны
аларның күзләренә төрттем.
Мин шулкадәр кызган идем, ләкин журналдагы елмаеп торучы
сурәтемне күргәч тынычланып калдым. Мин анда бик бәхетле! Сарык
бәрәне дә елмая, ул нәрсәсе беләндер миңа охшаган да. Минем рәсемне
күргәч, хатын эреп китте. Шулай итеп, Россиянең эчкәре бер почмагында
да мин үземнең таш йөрәкле түгел икәнемне исбатлый алдым. Ул, миңа
нервыланмаска кушып, Вовочкасының авыр характеры өчен акланырга тотынды. Янәсе, Вовочка аның яныда берәр ят ир-ат күрсә, шунда ук аны
чылатырга (поездда эшләгән эшен эшләргә) тотына. Ничек инде эшләгән
эшен дип аптырадым мин, рус теленең сәерлегенә аптырап. Һәрбер эшне
үз исеме белән атарга кирәк.
Ләкин мин – табиб, Гиппократ антына тугры калып, үз-үземне кулга
алдым. Перронда чакта юкка-барга нервыланмаска кушкан хатын
исемә төште. Безнең техникумның Гиппократ антында да нервылар
турында аерым бер пункт бар иде бугай. Чөнки мин аз гына нервылана
башласам, укытучылар шунда ук шул антны искә төшерә иде. Бу мизгелдә
дә Гиппократның сүзләрен искә төшерергә кирәк булды. Үземнең
уйлануларыма нәтиҗә ясарга исәпләп утырганда, игътибарымны яңадан
хатынның яңгыравыклы тавышы җәлеп итте. Үзенең йомшак тавышы
белән колагымны кытыклап, ул мин барасы чараның үз өйләреннән ерак
түгел җирдә булачагын әйтте. Күлмәгемне юарга вәгъдә биреп, мине
үзләренә чакырды. «Өйдә әнием белән Вовочкадан башка кеше юк», –
диде.
– Ә сезнең ирегез?
– Ирем юк...
– Ничек инде? Малайның әтисе кем?
– Юк! – Ул моны шундый горурлык белән әйтте, әйтерсең ирең булу –
берәр оят эш.
– Ничек инде ул юк? Күктән төшмәгәндер бит бу малай? – дип
гаҗәпләнеп сорадым мин һәм малайның янтыгына төрттем.
– Күктән төшмәде, җирдән табылды. Без аны юлдан таптык.
Вера (минем юлдашымның исеме шулай иде), әгәр мин, аның чакыруын
кабул итеп, аларга барсам, бик шат булачак икән. Үкенергә туры килмәячәк
диде. Әмма миңа үкенергә туры килде. Ләкин үкенергә туры килә
башлаганчы барысы да әйбәт кенә барды.
Без Вераларның өйләренә кайттык. Аңарчы Вера стоп-кранны үзенә
тартып, поездны туктатты һәм, поезддан сикерергә җыенып, янәсе юл
моннан кыскарак, мине дә үгетли башлады. Мин, әлбәттә, юк-барга
тәвәккәлләргә теләмәдем һәм баш тарттым. Вера белән Вовка сикерделәр.
Поезд кузгалып китте. Шунда мин Вовканың минем визит карточкам
булган газеталарым, журналларым, документларым салынган папкам
белән селтәнгәнен күрдем. Тормышымның бөтен мәгънәсе! Күрәсең, ул
аны поездга утыргач та, мин кызып нервыланганда ук портфельдән тартып
чыгарган булгандыр. Миңа, портфелемне култык астына кыстырып,
поезддан сикерергә туры килде, башка чара калмады. Вераларга кайтып
җиткәнче без тарткалашып кайттык. Монда да миңа Гиппократ анты
ярдәмгә килде. Мин «чит монастырьда» үземне кулга алырга тиеш
булдым. Мине яхшы каршыладылар: кулына песи тоткан апа кызын
баскыч төбендә көтеп тора иде. Алар бер-берсенә мәгънәле генә карашып
алдылар. Бу карашларның миңа кагылганына минем тамчы да шигем юк
иде.
Дөресен әйтергә кирәк, Вера әйткән сүзендә торды. Ул тиз генә минем
күлмәгемне юып киптерде. Ә мин ул арада мунчада юынып чыктым. Мунча
дисәң дә, ул күбрәк өсте ябык маллар утарына охшаган, ләкин шактый чиста. Өйдәге тынлык һәм тынычлык мине шулкадәр изрәтте ки, мин үзем
барасы чара турында да оныта башлаганмын. Ләкин «хайваннарның дусты»
дигән исемем мине чынбарлыкка кайтарды.
Әлбәттә, без анда Вера белән бергә киттек. Мин үземне даһиларга хас
булганча тоттым. Моңа хакым да бар иде. Һәр кешене, бигрәк тә һәрбер
мал табибын андый чараларга чакырмыйлар бит. Анда мин бераз салып
алдым һәм табиб һөнәремнең мөһимлеге турында тостлар әйтә башладым.
Хәер, болар турында сөйләп, сезнең башыгызны катырасым килми. Иртә
белән тагын шул чиста утарда уянып киткәч, Вера миңа бөтен тостларымны
сөйләп бирде. «Син башка кешеләрдән аерылып торасың», – диде һәм,
әгәр мин ашыкмасам, берничә көн үзләрендә кунак булырга чакырды. Мин
шунда ук риза булдым. Соңыннан ачыкланганча, ялгышканмын. Чөнки
монда кунак булган көннәремдә мин Верочканы яратып өлгердем. (Моннан
соң мин аны бары тик Верочка дип кенә атармын, яме? Бу – минем аңа
булган чиксез мәхәббәтем билгесе.)
Шулай бервакыт тиктомалдан тормыш бүләк иткән шатлыкларым
һәм мәхәббәтем белән хозурланып утырам. Янымда Вераның ата мәчесе
мыраулап ята. Ул миннән көнләшә дә бугай әле. Ләкин Вовкадан аермалы
буларак, ул бернинди дә әшәкелек эшләми, бары тик миңа карап-карап
ала һәм мияулый гына. Хатын-кызларның элек уйлаганча андый ук
начар җан ияләре түгел икәненә ышана башлаганда гына, кинәт телефон
шалтырады.
– Алло, Вера Аракеловнаны мөмкинме?
– Кемне дисез?
– Вера Аракеловна!
Мин: «Андый кеше монда яшәми», – дидем дә телефонны куйдым.
Ләкин телефон яңадан чылтырады. Бу юлы хатын-кыз тавышы иде. Вера
Аракеловна Погосованы сорый.
Мин Вераның әнисеннән: «Монда Вера Аракеловна яшиме?» – дип
сорадым.
– Әлбәттә, – дип җавап бирде ул. – Бу бит безнең Вера.
Шулчак азәрбайҗаннарның ярсу каны башыма китереп бәрде. «Бу Вера
әрмән кызымыни?» Минем хәтта йөзем дә сорау билгесе рәвешенә кергән
иде.
– Юк, рус кызы, – дип җавап бирде әнисе.
– Ә Аракел кайдан килгән?
– Увольнительный кәгазеннән.
Соңрак ачыкланганча, Вераның әтисе Аракел монда армиядә хезмәт
иткән һәм ничектер казармадан дөньяга чыккан. Ул очраклы гына абынып
киткән һәм туп-туры Вераның әнисе өстенә барып төшкән. Әйтергә
кирәк, бик уңышлы төшкән, чөнки нәкъ тугыз айдан дөньяга Вера пәйда
була менәтерәк. Ул вакытта ялгыз аналарга кырын караганнар, шуңа күрә
документларында Аракелны Вераның әтисе дип язганнар. Бәлки әле ул
Аракел да булмагандыр, бәлки бөтенләй башка кешедер. Ничек исбатлый
аласың? Фән әле ул вакытта хәзерге югарылыкка ирешмәгән, кешеләр ни
авырга узудан саклана алмаганнар, ни әтиләренең кем икәнен исбатлый
алмаганнар. Тоташ наданлык. Аллага шөкер, Аракел очраклы рәвештә онытып калдырган увольнительный кәгазе аның әти икәнлеген исбатлый
торган бердәнбер документ булган. Һәрхәлдә, аны ЗАГСта да күрсәтергә
була. Ләкин Советлар иленең таркаласын белгән булса, ул бу ахмаклыкны
эшләмәгән булыр иде. Аракел урынына Васьканы йә Аркашаны яздырыр
иде. ЗАГС хезмәткәрләрен ризалатырга ул кадәр авыр да булмас иде. Ләкин
ул гап-гади хатын шул, пәйгамбәр түгел.
«Барлык ирләр дә бертөсле...» Сез бу юата торган монологны Вераның
әнисе сөйләгәнен аңлагансыздыр инде.
Ә мин килеп чыккан хәл белән берничек тә килешә алмый идем. Ничек
инде, монда, Россия киңлекләрендә, мин үземнең милләтемә тап төшерим?
Бу турыда уйлый башласам, тамырларымдагы каным Хуҗа Насретдинның
курыккан ишәге төсле чабулый башлый. (Менә сезгә тагын бер чагыштыру!)
Мин чыгарган тавыш шулкадәр көтелмәгән һәм ярсулы иде.
Мин: «Сез мине махсус бу капкынга керттегез!» – дип ярсып кычкырдым
да өйнең чарлагына менеп киттем. Мин үз-үземне юк итәргә теләдем, бу
оятны, гарьлекне юарлык башка чара юк иде. Ничек итеп, мин, мин... әрмән
кызын яратканмын?! Аны кочаклаганмын, иркәләгәнмен.
Тагын әзрәк монда торсам, ул миннән корсакка да узган булыр иде әле...
Шулай итеп, мин чарлакта. Вера мине мордар китмәскә үгетли. Әгәр
мин үлсәм, мине берәр Васька күмәр иде анысы, ләкин мин моңа каршы.
Мин үземнең үлемемне күз алдына китердем.
Вераларның өйләре, чарлагы белән бергә ун метрдан да биегрәк булмас.
Ләкин бу миңа үземне зур биеклектән егылуымны, төгәлрәк әйткәндә,
башым белән Ньютон исәпләп чыгарган тизлек белән аска таба очуымны
күз алдына китерергә комачауламый. Вераның җансыз гәүдәм өстендә
чәчләрен йолкый-йолкый елавы миңа аеруча ләззәт бирә. Шуңа күрә
дә азәрбайҗан шагыйрьләре үлгәннән соң хатыннары чәчләрен йолкып
еласын өчен гасырлар буе аларга мәдхия җырлаганнар. Кызганыч, Вера –
азәрбайҗан түгел, әрмән кызы. Күрәсең, бу – минем язмышым. Мин инде
күмгәндәге священник турында әйтеп тә тормыйм. Ул миңа: «Во имя Отца
и Сына, и Святого Духа» дип дога укыячак. Минем чиркәүдәге хорны
ишеткәнем бар иде инде.
Ул шулкадәр матур яңгырый бит, бер уйласаң. Мин кечкенәдән
хор капелласын тыңларга яраттым. Дөресен генә әйткәндә, дини
проблемаларның да, музыкаль проблемаларның да минем хикәямә
бернинди катнашы юк. Ләкин минем уйлавымча, мөселман булып туып,
үлгәч христианнарча күмелүең бер дә яхшы эш түгел. Хәер, мин белмим
дә – ничек чын мөселман булалар икән? Мәсәлән, христианнар үзләренең
балаларын изге суда чукындыралар. Ә без кайсы мизгелдән мөселман
булып исәпләнә башлыйбыз? Тик минем фәлсәфәләргә бирелергә вакытым
юк. Иң яхшысы – Азәрбайҗанда үлүең. Үлгән кешене бүлмә уртасына
куялар да чәчләрен йолкып, битләрен тырнап еларга тотыналар. Ә руслар
башта аракы эчәләр. Аннан соң үлгән кешене өстәлгә сузып салалар,
әле җитмәсә муенына «күбәләк» тагып куялар. Әллә алар башта өстәлгә
сузып салып, соңыннан аракы эчәләр микән? Нишләсәләр дә, аларның
йоласы. Ә миңа Вера кигерткән костюм ошамый. Ул аның үлгән атасыннан
калган бугай. Мин үземне кая куярга белмим. Васька турында әйтеп тә тормыйм инде. Елавын да юри генә елыйлар. Аның – эт баласының мине
бер тапкыр да күргәне юк бит. Әгәр күргән булса, мин дә аны күрер идем.
Ләкин минем аны күргәнем юк. Әйтергә кирәк, килеп туган хәл күңелле
түгел. Кечкенәдән мондый үлем турында хыялланмадым. Мин өйдә,
үзебезнең ишәк акыруын, эт улавын, тавыклар кытыклавын ишетеп үләргә
тиеш. Тәкъдир китабымда шулай язылган һәм мин үземнең язмышыма,
ишәгебезгә, этебезгә, тавыкларыбызга хыянәт итәргә теләмим. Вера миңа
ялыныпмы-ялына. Аның яңакларыннан аккан күз яшьләренә озаграк
карап торган саен, аны ныграк кызганам. Аның әтисе әрмән булган өчен
инде бөтен дөньяны каргап бетердем. Әйе, мин Вераны яратам, ләкин,
дошманымның кызына өйләнеп, үземнең милләтемне көлкегә калдырырга
теләмим. Үземнең ирлегем һәм милли үзаңымны бер йодрыкка төйнәдем
дә Вераны ташлап киттем. Иң башта электричкага утырдым. Анда тагын
мине тынычландырырга тырышкан теге өлкән хатынны очраттым. Ул
елмая иде.
Мин, үземнең бөек мәхәббәтемне онытырга теләп, өйгә хат язарга
утырдым. Ләкин хатымнан алданрак кайтып җиттем. Миңа үземнең
хатымны уку оят иде. Хатымда Верочканы яратуымны әйткәнмен. Әрмән
кызын яратып, шулкадәр түбән тәгәрәгәнмен икән! Һәм мин милли
горурлык хакына бөек мәхәббәтемнән баш тарттым. Шунда үземне өй
каршында үсеп утыручы пирамидаль өянке шикелле горур һәм бөтен
нәрсәдән өстен итеп тойдым. Хәзер шул өянкенең иң өстендә утырам,
йөзем ашыйм. Агач астыннан үтеп-сүтеп йөрүче кешеләрнең пеләш һәм
тубал башларына йөзем орлыклары атам. Кешеләр шулкадәр кызганыч һәм
вак булып күренә! Мин бәхет белән бәхетсезлек арасында. Чөнки берни
дә мин уйлаганча барып чыкмады. Мәхәббәтемне онытырга тырышудан
да катлаулырак хәлләр бар иде. Аларны күрү тәкъдиремә үзем туганчы
ук язылып куелган булган. Бәлки әле ул чагында әтием белән әнием дә
тумаган булгандыр.
Сезне аптыратмс өчен хәзер сөйләп бирәм: берничә көннән телефон
шалтырады. Миңа түгел, директорга шалтыраталар иде. Ул мине чакырды,
озак итеп, өйрәтергә теләгәндәй, миңа карап торды, аннары торып басты
да тәрәзә янына килде (Мондый күренешне киноларда сез бер генә
күрмәгәнсездер).
– Ну, тагын нәрсә майтардың инде?
– Бернәрсә дә майтармадым. Эш нидә?
– Анысын синнән сорарга кирәк. Чөнки сине КГБ эзли. – Мине ныграк
куркыту өчен ул «кэ-гэ-бэ» сүзен иҗекләп, иҗеге саен туктый-туктый әйтте.
– Дөресрәге, алар сине тапканнар инде һәм үзләренә чакыралар... – Ул
КГБ бинасы ягына баш селкеде.
– Белмим, бәлки бу минем соңгы тәҗрибәмә кагыладыр. Мин инглиз
нәселле таналарны безнең үгезләр белән табигый шартларда каплату буенча
эшли идем.
– Юк, монда экспериментның катнашы юк. Яхшылап уйла.
КГБда мине урта яшьләрдәге күзлекле ир-ат каршы алды. Ул гадәти
киенгән иде: ак күлмәк, кара галстук. Хәер, алар барысы да бертөсле. Бер-
берсенә охшамасалар да, мин аларны барыбер аера алмас идем.
– Әһә, батыр килде. Сезме бу?
Аның тавышында сорауга караганда гаепләү күбрәк иде.
– Ничек инде «батыр»?
– Җавап бирергә ашыкмагыз. Дөрес, сораулар башланмады да әле. Сез
Вера Аракеловна белән якыннан таныш идегезме? – Гаҗәпләнүдән минем
йөзем сузылып китте, мускулларым тартыша башлады.
– Ә сез аны кайдан беләсез? – Һәм бу сорауга мин күп фильмнардан
таныш булган җавап ишеттем:
– Монда сорауларны мин бирәм, егеткәй.
Мин аңа Вераны бик яхшы белүемне әйттем һәм алга таба, сорауларын
да көтмичә, барысын да нечкәләп сөйләп бирдем. Әлбәттә, кайбер интим
якларын төшереп калдырдым инде... Ә азактан, үземнең бөек мәхәббәтемне
милли горурлык хакына корбан итүемне әйттем.
– Димәк, әрмән кызы... мәхәббәт... Егетем, барлык мәхәббәт – ул чүп,
боларның барысы да тарихта калуын сез миннән яхшырак беләсез. Ләйлә
белән Мәҗнүн вакыты узды инде.
Мин аңа хәлдән килгәнчә каршы төштем. Вераның әрмәннәргә бернинди
катнашы юк дидем. Ул беркайчан да үзенең атасын күрмәгән бит! Туганчы
ук ятим калган, беркайчан да ата назын белмәгән. Әнисе эчендә Верочканың
ничек тибенеп ятуын да ишетмәгән ләбаса әтисе!
– Болар барысы да сүз боткасы гына. Кемлегеңне ачыклаганчы ябып
куйсак, акылыңа килерсең.
Мин, акланырга теләп: «Вераның әтисе бөтенләй Аракел да түгелдер,
әйтик, Адел булырга мөмкин. Болар барысы да очраклылык кына», – дидем.
Ә бәлки Аделның фамилиясе Пашаевтыр?
– Балалар очраклы гына тумый, егеткәй. Һәрхәлдә олан син сөйләгәнчә
түгел. Әллә син безне балаларның ничек туганнарын да белмиләр дисеңме?
– Ләкин ул бит әрмәнчә бер сүз дә аңламый. – Хәзер инде мин Вераны
яклый идем. КГБ кешесенең күзләрен испан үгезенеке кебек кан басты
(Менә, рәхим итегез, тагын бер чагыштыру).
– Монысын соңрак тикшерербез, – диде кэгэбэшник теш арасыннан
гына.
Мине ниндидер кечкенә генә бүлмәгә яптылар. Уйга чумдым.Үз-үземә
биргән сорауларымның һәрберсен фәнни тикшеренү институты өйрәнерлек
иде. Алар Вера белән ничек таныш булуымны беләләр. Ә бәлки бу миңа
каршы оештырылган провокациянең бер өлешедер. Бәлки бу провокациягә
Вера белән аның әнисе дә катнашадыр? Нишләп алар мине үзләрендә
яшәргә калдырдылар? Мин аларга беркем дә түгел бит. Алар нәрсәдер
белергә теләделәрме? Ә бәлки перронда мине тынычландырган хатын да
КГБ хезмәткәредер?
Бу тирән һәм акыллы уемнан биек маңгаема салкын тир бәреп чыкты.
Сикереп тордым да үземнең читлегемдә кызу-кызу йөрергә тотындым. Мин
үземне бирешмәс, беркайчан да рухы сынмас коммунистларга охшаттым.
Вера белән очрашуыбызның һәрбер мизгелен исемә төшердем – алар кино
кадрлары шикелле күз алдымнан берәм-берәм үтте. (Сезнең кино күргәнегез
бардыр, анда геройның истәлекләре тере шикелле күз алдына килә.)
Маңгаемдагы җыерчыкларым, мөгаен, киеренке уйларымны күрсәтеп, иннән аерым хәрәкәтләнә иде. Әһә, теге перрондагы хатын Вераның әнисе
булгандыр. Ләкин ул гримланган. Вера мине әнисе алданрак кайтып җитсен
һәм очрашуга әзерләнсен өчен поезддан шулай хәйлә белән төшергәндер. Ә
бала... Бу бала... Бернинди дә бала түгел... Ә яхшы әзерләнгән тикшерүче.
Документларымны да мин поезддан төшсен өчен махсус алгандыр. Бу
аларга алдагы операцияләре өчен кирәк булган, тәгаен. Әле монда хәтта
Интелленджис Сервисның яки Моссадның катнашы булырга мөмкин.
Ә бәлки бөтен дөнья разведкалары, хәтта Интерпол да минем белән
кызыксынадыр. Юкка түгел бу... Минем ветеринариядәге тикшеренүләрем
дөньяда моңарчы күрелмәгән бик зур әһәмияткә ия булырга тиеш. Үлгән
әбием балачагымда ук бөек укымышлы булуыма ышана иде. Хәзер исән
булып, нинди кодрәтле көчләргә каршы, нәрсә хакына көрәшүемне белсә,
ул бәлки үлмәгән дә булыр иде. Аптырап, маңгаемны угаларга тотындым.
Әлбәттә, монда эш җитди.
Тикшерәләр, тикшерә-әлә-әр... Бәлки бу безнең ише кешеләрнең үз
Ватаннарына никадәр тугры икәнлекләрен ачыклаучы бер ысулдыр?
Хәзер алар минем тел бистәсе түгеллегемне белерләр! Чит планетадан
килүчеләр белән очрашырга ныклап тикшерелгән, сер саклый
алучыларны генә җибәрергә мөмкин. Алар минем кечкенәдән чит
планета кешеләре белән кызыксынуымны һәм космонавт булырга
теләвемне белгәннәр булса кирәк. Безнең ана буйволыбыз үлгәч, әби
миңа: «Ул үлмәде, аның җаны теге дөньяга күчте», – диде. Хәтерем белән
нидер булган, әби боларны кайчан әйткәнен хәтерләмим – буйволыбыз
үлгәчме, әллә бабай җан тәслим кылгачмы? Ә әйтүе хак. Өстәп тә
куйды әле – үз җаным да күккә ашачак дип. Ә мин бит аларны коткара
алган булыр идем. Балаларның очраклы гына тумаганнары кебек үк,
үземнең ветеринар булып китүемнең дә очраклы гына түгел икәнен,
мин хәзер бөтен бөеклеге белән аңладым. Бәлки мине шуңа күрә башка
Галактикага, җирдән тыш цивилизация белән очрашырга җибәрергә
телиләрдер. Һәрхәлдә бу бик җитди эш – бернәрсә дә сөйләмәскә, тел
яшерергә! Разведчиклар турындагы фильмнарны искә төшердем. Әйе,
мин барысын да кире кагарга тиеш!
Бернәрсә дә белмим, бернәрсә дә ишетмәдем... Партизаннарны гел
истә тотарга кирәк. Мине алдый алмассыз! Әлбәттә, бу планетада ике ел
техникумда укуым да, хәзерге тикшеренүләрем дә роль уйнамагандыр.
Гиппократ анты да. Капкынга төшкән бүреләрнең үз-үзләрен тотышлары
да.
– Мин бернәрсә дә белмим! – дидем үземне икенче тапкыр алып китәргә
килгән сакчыга.
– Анда сөйләрсең, танырсың барысын да... – диде ул серле генә.
КГБ кешесенең кабинетында безнең директор да бар иде. «Мин Вераны
белмим», – дип горур гына кабатлагач, аның күзләре маңгаена менде.
– Ничек инде белмисең? Вера үзе синең янга Бакуга килде. Ә хәзер
КГБның аерым бүлмәсендә утыра. Ул бөтенесен сөйләп бирде.
Бәлки бу тагын бер сынап караудыр? Булмас димә, дөнья бу!
– Бернәрсә дә белмим, бу – нахак яла, – дип киреләнеп кабатладым. –
Мин беркемне дә белмим.
Директор белән КГБ кешесе бер-берсенә карашып алдылар да, директор,
башын чайкап, бармагын чигәсе тирәсендә боргалады.
– Без анда хат җибәрдек, – диде ул. – Бөтенесе дә ачыкланды.
– Нәрсә ачыкланды? Сез ялганлыйсыз!
– Дулкынланмагыз, егеткәй, – диде миңа КГБ кешесе. – Безнең
шикләнүләребез урынсыз булган. – Шул сүзләр белән ул миңа хат сузды. Ул
N шәһәреннән булып, конвертында махсус гриф тора иде. Хатта укытучы
Вера Аракеловна Погосованың әтисе беркайчан да булмаган диелгән иде.
Гомумән, беркайчан да...
Мин кайтып киткәннән соң, вакыйгалар яхшы уйланылган операция
рәвешендә зур тизлектә куера барган. Бу аерылышу Вера өчен бик
авыр булган икән. Ул минем арттан Бакуга омтылган. Аэропортта аның
паспортына карау белән тоткарлаганнар.
Мине вөҗдан газабы борчый иде. Үземне яраткан кызга ничек
ышанмаганмын? Үле гәүдәм өстендә чәчләрен йолкый-йолкый еларга
әзер булган кызның хисләренә ничек шикләнгәнмен? Үзебезнең ана
буйволыбыз үлгәч тә, бу кадәр газапланмаган идем. Әгәр әби исән
булса, бөек мәхәббәтемә ышанмаган өчен мине бик нык ачуланыр иде,
валлаһи...
Йомыркалар, алмалар белән сыйламас иде, мөгаен.
Мине хәзер ерак Галактикага җибәрерләрме икән инде?
Мин бу сорауларга җавап таба алмадым.
Мескен Вера. Верочка... Аны аэропорттан ук кире үз иленә кайтарып
җибәрделәр. Миңа бары тик тәрәзә аша саубуллашырга гына рөхсәт
иттеләр. Килеп туган хәлнең никадәр авыр икәнен сез күз алдына да китерә
алмыйсыз. Шуңа күрә хәзер «хэппи энд» турында сөйләшик. Әйе, бәхетле
тәмамланды бу вакыйгалар.
Шулай итеп, мин тагын Рог посёлогында, Вераның ишек төбендә басып
торам. Вера минем муеныма ташлана, кочаклый. Ә янәшәдә Вовочка һәм...
Вовочканың көнчелеге аркасында җыелган нәни күлләвектә бер-берсенә
сыенган ике шәүлә чагылабыз.
Э Л Ч И Н Г У С Е Й Н Б Ә Й Л И
Гүзәл ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА тәрҗемәсе.
«КУ» 03, 2025
Фото: unsplash
Теги: хикәя
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев