БОЗ СӨҢГЕСЕ (хикәя)
Икенче көнне Ньукуус түбәдән асылынып төшкән боздан тып-тып тамган бәллүр тамчыларга учларын куйды һәм ишетелер-ишетелмәс кенә: – Әтием, безнең хәлләр яхшы... Ә син анда дошманнарны катырак кыйна, яме! – дип пышылдады.
Данил Макеев (1964) – язучы, тәрҗемәче, мөхәррир, Саха (Якутия) Республикасының атказанган журналисты. Россия Язучылар берлеге һәм Якутия Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы. Якут АССРның Усть-Алдан районы Танда авылында туган.
Якут дәүләт университетының филология факультетын (1990) һәм Ерак Көнчыгыш Дәүләт хезмәте академиясен тәмамлаган. «Кыым» газетасында хәбәрче, Усть Алдан олысының Тит-Ари мәктәбендә якут теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән. Шулай ук Вилюйск олысының Кулят мәктәбендә директор урынбасары, «Мүрү саһаргата» олыс газетасының баш мөхәррир урынбасары, Усть-Алдан олысы хакимиятендә Киңкүләм мәгълүмат чаралары һәм кинематография бүлеге начальнигы, вазифаларында хезмәт куйган. Якутск шәһәренә күчеп киткәч, «Вся РеспубликаРеспублика бүттүүнэ» газетасының баш мөхәррир урынбасары, «Эдэр саас» яшьләр кушымтасының мөхәррире, «Саха сирэ» газетасының хатлар бүлеге мөдире булып эшли. 2012 елдан «Чолбон» әдәби журналында, 2015–2020 елларда – баш мөхәррир. Хәзерге вакытта шунда ук баш мөхәррир урынбасары. Җиде китабы бар.
Иртәдән үк Ньукулай1 карт ишегалдыннан күтәренке кәеф белән керде. Март кояшы яктысыннан кинәт өйдәге караңгылыкка эләккәч, ишек уемы тирәсендә тукталып калды. Тасма урынына түбәсеннән үк кереш белән әйләндерелгән колакчынлы бүреген салып, тезләренә суккалап какты, ишек яңагын кармалап, якындагы кием элгечен эзләп тапты, баш киемен шунда элеп куйды. Кәкрәйгән бармакларын хәрәкәтләндереп, әкрен генә курткасының сәдәфләрен ычкындырды, капшана-капшана, анысын да шунда урнаштырды.
Әкренләп күзләре күнегә башлады, ул ишек янындагы йомшак урындыкка утырды, мышный-мышный, киез итекләрен салып, йон башмаклар киде. Шуннан соң карт иелгән җирдән уң кулы белән тезенә таянып, сулы белән кием шкафына тотынып торып басты. Чатанлыйчатанлый, аш-су бүлмәсенә чыкты, һәрчак электрга тоташкан чәйнектән кайнар су агызып алды.
Көннәр озая төшеп, салкыннар сабырлангангамы, карт ишегалдында саф һавада тыныч кына йөрүне гадәткә кертте. Бүген исә яздан хәбәр килде: түбә почмагыннан беренче боз сөңгесе асылынып төште. Борынгы җырдагыча, якты, бәллүр тамчылар тып-тып тамды. Ньукулай аларны күреп, чиксез куанды: инде туксанынчы кышының карын да эретергә язган ласа, кем белә, ә бәлки әле яшел чирәмгә басып, хозурланып йөрүләр дә насыйп булыр...
Өлкәнәйгәч, адәм баласы һәр яңа көнне Тәңре бүләге дип кабул итүчән. Кышын ул көннәр озаеп, төннәр кыскарганчы яшәргә хыялланды, хәзер исә, боз сөңгесен күреп, көттереп килгән җәйләренең дә таулар аръягында түгеллеген чамалады. Кышкы хыялы чынга ашса, бик тиздән ул кар астыннан чыккан кара җиргә аяк басар, ылыслы агачларның җанга үтеп керерлек әчкелтем исен иснәр, ә яз кояшының җылысы исә, бөтен тәненә таралыр. Тамчылар бүген – унынчы мартта тама башлады, димәк, бер айдан – унынчы апрельгә карлар эреп тә бетәр.
Кайнар чәен эчкәндә, карт хатирәләр дөньясына чумып, балачагында балаган түбәсеннән сузылып төшкән боз сөңгесен күз алдына китерде һәм җәй җылысын сеңдергән җиргә яланаяк баскан чагын исенә төшерде. Сугыш чоры иде ул. Унөче генә тулган иде. Малай-шалай гына булуга карамастан, шундый уйлар башыңа килсен әле!
Алар колхоз үзәгеннән ерактарак яшәделәр, мал карыйлар иде. Сугышның өченче кышында аның сигез яшьлек Аксю исемле сеңлесе ачлыктан бакый дөньяга күчте. Биш яшьлек Аныска да аягын көчкә сөйрәп атлады. Әтиләре яуга китте, әниләре көне-төне колхоз сыерлары янында булды. Балаганда алар берничә гаилә бергә тордылар. Балалар, хатын-кызлар, әлбәттә... Алтмыш яшьлек Тулламмыкы карт – бердәнбер ир заты, хуҗалык эшләрен алып барды, утын-печән китерүдә булышты. Унөч яшьлек Ньукуус нәкъ шушы боз сөңгеләрнең түбәләргә эленгәнен исе китеп күзәткән көндә аларның ашарларына бетте. Суга он болгатылган ботканы озаккарак җиткерергә тырышып, тагын да сыегайта төшеп пешерделәр. Бәхеткә сыерлары бозаулады: сөтле, соратлы2 булдылар. Чыкмаган җанны шул саклады. Кешеләрнең ачлыктан гаиләләре белән үлеп бетүләре хакында өлкәннәр пышылдашып кына сөйләште.
Көннәрдән бер көнне балык тоту нияте белән Охоносой һәм Лепсей исемле ике карт килеп кермәсә, шулай көчкә җан асрарлар иде, мөгаен. Шулай ук ачлыктан йончыган картлар чаналарына балык тоту җайланмаларын – сак-куйур, кылдан ясалган соскыч, боз тишкеч-сөймән һәм көрәкләр куеп, хәлсезлектән алпан-тилпән атлап, чакрым ярым юл үттеләр.
Сорат белән тамак ялгап алгач, каен гөмбәсе чәе эчтеләр һәм йокларга яттылар. Иртән картлар өйдән алып килгән онны суга болгатып тамак ялгап алдылар, шул чакта Ньукуусны да үзләреннән калдырмаска уйлаштылар.
Былтыргы корылык элек балык тоткан күлне төбенә кадәрле киптерде, шуңа алар кечкенә болын уртасындагы, яшәгән җирләреннән ике чакрым ераклыктагы Анагасыннах күленә барырга җыендылар. Күңелләрендә, монысы шактый саекса да, кибеп бетмәде бит әле, шуңа балыгы да качмагандыр, бу байлыкны күл безнең белән дә бүлешми калмас, дигән зәгыйфь өмет елтлап алды.
Алар, өчәүләшеп, печән ташучылар салган чана юлы буйлап атлады. Ярга җиткәч, Лепсей белән Охоносой юнәлешне тәгаенләде. Монда балык тотарга туры килгәне юк, шуңа озак киңәшләшкәннән соң, бәкене көнбатыштагы култыккарак кереп тишәргә булдылар. Бәхеткә, юл да туңган күл өстеннән уза икән. Казлардай тезелешеп, шул якка юнәлгәндә, Охоносой тирә-юньне күзләп алды. Аннан:
– Кай тирәдәрәк тишү уңышлырак дип уйлыйсыз, ә? – дип, җавап ишетергә теләгәндәй Лепсейга төбәлде.
– Их, белсәм икән... – диде Лепсей, як-ягына карангалап.
– Без вак табыш эзләп йөрүчеләр генә. Әллә ничә бәке тишеп булмас. Бәхетебезгә балыклы урын очраса гына инде.
– Балык үрчегән җирдә кар көрпәгрәк була дип ишеткәнем бар. Боз да үтә күренүчән, имеш. Шундыйрак җирне эзләп карыйк мәллә соң?
– Юлның сул ягыннан башлыйк алайса, – дип, Лепсей, тирән карга кермичә генә, беренче эш итеп чанага бәйләнгән көрәкне чишеп алды. Аннан, картлар, бер читкәрәк китеп, тездән каты кар көртләрен изә-изә, көрәк белән бозны чокыдылар һәм: «Шул урыннан карап карыйк» дигән фикергә килделәр. Ньукуус та алар тишәсе бәке урынын чистартырга булышты. Охоносой бияләйләрен салып, боз өстенә ташлады, кулына сөймәнне алды, аны агач футлярыннан салдырды, баш бармагын тидереп, үткенлеген тикшереп карады, учларын төкерекләп, аны зәңгәрсу бозга кадады. Яшенә карата сүлпәнлеге сизелсә дә, сөймән белән оста эш итүе күренеп тора иде. Ул шул арада бер сөям тирәнлегендәге, кисмәк зурлыгы чокырны казып та ташлады. Тик озак эшли алмады, тыны кысылганга, сөймәнен кулдашына тапшырды. Бу мәлдә Ньукуус ватык боз кисәкләрен көри иде. Аңардан эш коралы Лепсейга күчте. Алар шулай өчәүләшеп бәкене шактый тирәнәйттеләр. Тирәнәйгән саен бозны ватуы кыенлаша барды, Ньукуус арыды.
Бер-берсен алыштырып, бозны көрәп, өскә чыгардылар. Ниһаять, боз чокыры төбендә дым пәйда булды. Охоносой шулчак курткасын салып боз өстенә ташлады да күлмәкчән калып, бар көчен туплап, сөймәнне бәке төбенә кадады. Тик тишектән су урынына, саркылып, пычрак ләм агып чыкты.
– Абау! Монда бөтенләй су юк икән бит! – дип әйтеп салды ул. Лепсей да бәкегә күз ташлады, аның да кәефе кырылды:
– Их!.. Димәк, күл шактый саеккан, – дип уфтанды.
Алар, тирәли тезелешеп, озаклап, бәке төбенә текәлеп тордылар. Ньукуус, картлар тишеп бетергәч тә, сак төшерәсе дә балыкларны сөзеп аласы гына кала, дип уйлаган иде, ләмне күргәч, гарьлектән күзләренә яшь эленде. Озак сүзсезлектән соң, Охоносой:
– Инде нишлисе?.. Су кимегән икән, без дә күлгә яраклашыйк, балык качкан якны карыйк, бәлки бераз эләгер дә, – дип куйды.
– Тик аның кай тирәдә кышлавын белмибез бит, – дип авыр сулады Лепсей.
Беренче бәке еракта калды. Алар башка җиргә тукталып, тагын кар ата, боздан чистарта башладылар. Әйтеп бетергесез арыдылар. Эш тә акрын барды. Бәкене көчкә тиштеләр. Тик монысыннан да сары күбекле су гына саркылды. Бер-берсен алмаштыра-алмаштыра картлар бәке төбен киңәйтте. Ньукуус тишекле соскыч белән бозларны җыеп, читкә ташлап торды. Аның да көче төкәнде, куллары гүя камчы бавына әйләнде, бозлы соскы белән селтәнүгә үзе дә шул якка очып төшә язды. Бик озак азапланганнан соң саккуйурны бәкегә батырырга мөмкинлек туды. Охоносой агач сак-куйурны яссы такта кисәгеннән ясалган терәкнең тишегенә кертте һәм җайланманы боз астына төшерде дә әйләндерә башлады.
– Әй, монсында да бик сай булып чыкты бит әле, сак бәке төбен кырып торуын белә, – дип куйды.
– Тагын юкка интеккәнбез, димәк, – дип сөйләнде Лепсей.
Охоносой әйләндереп, бәке төбеннән эш коралын тартып чыгарды. Аңа пычрак ләм ябышкан иде. Моны күреп, барысының да кәефе кырылды. Чанага утырган көенчә, картлар, сүзсез генә тәмәке көйрәтте. Ньукуус исә сөймәнгә таянып басып торуын белде. Аның ачлыктан эче быгырдый, башы әйләнә, тәмәке төтене исеннән косасы килә иде. Ул җебегәнлеген күрсәтмәс өчен картларга арты белән борылып басты һәм күлнең күзләрне камаштырырлык аклыгына төбәлеп торды. Көн уртасы булгангамы, язгы кояш бит алмаларын җылытты.
– Ньукуус, оныгым, кил әле монда, утыр әле яныма! – Охоносой янә курткасын салып, бәкедән турап чыгарылган боз өеме өстенә ташлады. – Әйдә, ял итик тә тагын чокып карарбыз.
Малай янына килеп утыргач та, карт тагын сүз башлап карады:
– Хәзер инде бәке урынын Ньукуус сайласын. Малай кешегә Күкләр ярдәм итми калмас... Балыклы җирне ул тапса гына...
Липсей шатланды.
– Чынлап та, без икебез дә оттырдык. Хәзер син урын сайла, улым, – дип, башлыгын төзәтә төшеп киде.
Ньукуусның йөрәге какты, битләре янды. Ул гомеренең иң мөһим сәгате сукканлыгын чамалагандай булды. Күз алдында, яулыгын бәйли-бәйли, әнисенең текәлеп карап торуы, сеңлесенең өйдә калырга күндерергә тырышкан чагы чалымлангандай тоелды. Гүя Анысканың борчу тулы күзләре белән очрашты һәм нигәдер ашыга-ашыга, яу кырына җыенган әтисен хәтерләде...
Алар сүзсез шактый озак утырдылар. Ньукуус йөзенә чыгармыйча гына картларның: «Кузгалыйк мәллә соң?» дигәнен көтте. Аннан үзе дә шулай озак хәрәкәтсез утыруларына борчыла башлады. Тәвәккәллекләре җитмәгәнгә газапланып бетте. Ниһаять, Охоносой:
– Торыйк, җәмәгать! – дип куйды.
Көтелгән хәбәр булса да, ул Ньукуусны сискәндерде, малай бар көчен туплап, урыныннан кузгалырга тырышты, тик аяклары гүя мамыкка әверелгән иде. Янәшәсендәге бозга кадалган сөймәнне терәк итәргә теләп, аңа ябышты һәм егылып китте.
– Аһ, балакаемның аяклары өшегән түгелме?!
Лепсей карт култык астыннан күтәреп торгызып бастыргач та, малай тирән кар көртенә ава язды, аксаклый-чатанлый алга атлады. Ньукуус кинәт туктап хәл алмакчы булды, шулчак артына борылып карады, һәм үзенең берничә генә адым атлаганын күреп гаҗәпкә калды.
Картлар аның эзе буйлап килә, Охоносой сөймәнне иңенә салган, Лепсей исә сыңар кулына тишекле соскы тоткан көенчә, чана сөйри иде. Тагын бераз титаклагач, Ньукуус туктап калды. «Менә шушында!» – диде ул һәм хәлсез аяклары белән карны көрәргә тотынды. Картлар да аның белән тигезләште, алар тын алырга курыккандай басып тордылар. Тирән итеп сулыш алдылар да шунда ук күрсәтелгән урынны чистартырга керештеләр. Охоносой янә курткасын салып ташлап, кулына сөймәнне алды.
Алар чиратлашып, шактый тирән бәке казыдылар, аны боздан арындырдылар. Эштән чыгып беттеләр. Ньукуус чокыр кырыена чүгәләде, ул тәмам йончыган, аяклары да, куллары да калтырый иде.
– Оныккаем, кил әле яныма, болай утырсаң, аякларың шешенер, – диде Охоносой, курткасын җәеп, малайга урын әзерләгәндә. Ньукуус авырлык белән күчеп утырды, гүя аяклары итегенә өрелеп тулган иде. Кояш нурлары иркәли-иркәли, аның аркасын җылытты. Малайның гел шулай, тагын да берни эшләмичә, тыныч кына утырасы килде. Тик күз алдында кәгазь кебек ак йөзле сеңлесе Анысканың сурәте пәйда булуга, кинәт айнып китте. Картлар да йокымсырап утыра иде. Ньукуус, чайкала төшеп, вак боз кисәген эләктереп авызына капты. Тамак төбен суык өтеп алгач, чарасыздан йөткерә башлады.
Йокымсыраган Охоносой башын күтәрде:
– Болай ярамас, бөтенләй йокыга оюыбыз ихтимал. Лепсей, әйдә, торыйк та тикшереп карыйк әле без, – диде. Ул тезләренә таянып алга талпынды, өченче талпыныштан соң гына көчкә торып басты.
Кулындагы сөймән әкрен генә боз тишә башлады. Алар янә чиратлашып эшләделәр. Инде көчләре бетеп, хәлләре киткәндә, бәке саргылт су белән тулды. Шуннан алар озаклап һәм бик авырлык белән бәкене киңәйттеләр. Ньукуус, гадәттәгечә, бозны көрәп торды.
Соңгы мәртәбә боз кисәкчекләрен җыеп, печән эскертедәй олы өемгә ташлаганда, туң ярмалар арасыннан чәнти бармак зурлыгындагы ит кисәге чалымланды.
– Балык! Балык! – дип сөрән салды малай һәм соскысын ташлап, аны эләктереп тә алды.
– Чынлапмы?! Тукта, дәшми тор! – Охоносой Липсей сузган ятьмә таягын агач пластинкага беркетте.
Куйур суга күмелгәч тә пластинка бәкегә аркылы ятты, аның озын башы картның сул аягы астына туры килде, балык тоту җайланмасы исә кулында әйләнеп торды.
Ниһаять, шактый көч куеп әйләндергәч, һәм боз астындагы суны болгатып бетергәч, Охоносой егермеләп зәңгелә, бер кәрәкә эләккән ятьмәне тартып чыгарды.
Беренче табышны кар өстенә сибеп җибәрде дә ятьмәне янә бәкегә төшерде. Ньукуус балыкларны җыйды, Лепсей чанага бәйләнгән капчыкны чишеп алып килде, аның авызын тотып торды.
Охоносой бу юлы сак-куйурны үз күчәре тирәсендә озаграк әйләндерде, шуңа карамастан, табыш азрак эләкте. Алар куйурны Лепсей белән алмашаалмаша әйләндерсәләр дә, тоткан балыклары зәңгелә һәм биш кәрәкәдән артмады, ә болар кечкенә коштабакка да сыешлы иде. Шулай да инде өмет уянды, кайдадыр якында гына балык күче үрчеп ятадыр кебек тоелды. Тик тагын бер бәке тишәрлек мөмкинлекләре юк иде инде. Әйе, бик әз эләкте, соңыннан сак бөтенләй буш чыкты. Ачлыктан эчләре быгырдады, куйур торган саен әкренрәк әйләнде. Алар, бүгенгә туктап, үзләре белән алып килгән бөтен әйберләрен шунда калдырып, иртәгә яңа көч белән эшне дәвам итәргә карар кылдылар. Балыклы капчыкларын күтәреп кайтыр юлга кузгалдылар. Ньукуус, монысына да өйдәге балалар бик шатланачак, дип уйлады, шунлыктан картларның алдына чыгып, тизрәк атларга тырышты.
Хәлсез аякларын көчкә сөйрәделәр.
Балаганга кергәч тә барча күзләр аларга төбәлде. Хатын-кызлар тиз сизенде: балыкчылар тикмәгә интегеп йөргән, шуңа алар карашларын идәнгә кадап, үз эшләрен дәвам итүне мәгъкуль күрделәр.
Охоносой сүзсез генә чишенде, уң яктагы чиләкне алып, шуңа балыклы капчыкны әйләндереп салды. Чиләк янына балалар йөгерешеп килде, Олена түти исә, күз ачып йомганчы мич артына кереп югалды.
Чәй эчкәндә, Тулламыккы картка, балыкчылар, берничә бәке тишүләре, беренче һәм икенчесенең уңышсыз булуы, өченчесеннән генә бераз эләгүе турында сөйләделәр. Картлар сөйләшкәнгә колак сала-сала, хатын-кызлар мичкә ут тергезде, әңгәмәне куертып, чуенда балык пешерәсе иттеләр.
Балаган эченә акылны чуалтырлык пешкән балык исе таралды. Мондый тәмле ис ач кешенең хәлен тагын да катлауландырырга сәләтле икән. Истән Ньукуусның башы әйләнде, укшыды, туктаусыз эче быгырдады, үтереп ашыйсы килгәнгәме, авыз кырыеннан селәгәе агып төште.
Арык тәнле балалар да шул халәттә иде. Алар күзләрен алмыйча, өчаякка эленгән, учакта кайнап торган чуенны күзләде. Балык пешкән арада хатыннар балаларны сыек ботка белән сыйладылар да катгый рәвештә йокларга яткырдылар. Ньукуус олыларның бу кыланмышын һич аңлый алмый азапланды. Ике яшь ярымлык Банника да:
– Ә без балык асыйбызмы? – дип сорап куйды.
Әнисе, еларга җитешеп:
– Юк, балакаем, сез балык ашамыйсыз... Тотып кайтучылар ашасын аны, – диде дә кызны күтәреп ятагына илтеп салды.
Бу сүзләр Ньукуусны исәңгерәтеп җибәргәндәй тоелды, ул сеңлесенең зур итеп ачылган күзләрен күреп имәнеп китте, кызганудан үзенең дә яшьләре тәгәрәп төште. Ул арада хатын-кызлар балыкларны өч савытка бүлеп салды, кашыклар да куйдылар. Ньукуус һәм ике карт кымшанырга курыккандай, хәрәкәтсез утыра бирде. Балаганда эч пошыргыч тынлык хөкем сөрде. Тынлыкны Иринаның чыелдык тавышы бозды:
– Охоносой, Лепсей, Ньукуус... Бу балыкны бөтенебезгә бүлсәк, беребез дә туймаячакбыз, ашказанын котырту гына булыр. Әгәр дә сез ашап куеп, бераз хәл җыйсагыз, бәлки иртәгә балык күченә туры килерсез... Бөтен өметебез сездә бит...
Шуннан соң хатын-кызлар балаган дивары буенча тезелгән ятакларына таралышты, ә Тулламыккы карт толыбын эләктереп, ишегалдына чыгып китте.
Охоносой һәм Лепсей бер-берсенә карашып алды, аннан балаларга артлары белән борылып, әкрен генә өстәл янына елыштылар. Ньукуус кымшанырга куркып, кадаклангандай басып торды. Әнисе аның беләгеннән эләктерде дә өстерәп диярлек өстәл янына китерде. Малай көчсез кулларын тезләренә куеп, Охоносой ирексезләп, кулына кашык тоттырганчы, дәшмичә генә балыклы тәлинкәсенә төбәлеп утырды. Аннан соң, карт, як-ягына каранып:
– Аша, синең көч туплавың кирәк безгә, – диде.
Ньукууска нигәдер, аяк-куллары богауланган шикелле тоелды. Шуны сизепме, әнисе янә улы янына килде, аны иңнәреннән кочып:
– Ньукуус, аша, улым... Аныска һәм минем хакка...
Малай шуннан соң гына кашыгына үрелде. Тәлинкәсен ялт иттерде, күзләрен яшь каплагангамы, бер тәмен дә тоймады, исерек кешедәй чайкалып, үкси-үкси ятагына килеп ауды.
...Ач балалардан һәм хатын-кызлардан качарга теләгәндәй, сүзсез генә, алар, иртә таңнан күлгә юнәлделәр. Кичәге бәкедән ераккарак юл салдылар. Чынлап та өчесенә дә бераз хәл кергән иде.
Яңа бәкедән бу юлы су бик тиз бәреп чыкты. Охоносой учларын төкерекләп, бар көченә бозны ваклый башлады һәм тишектән шаулап су күтәрелде. Шул арада өч-дүрт кәрәкәнең алтынсу корсагы ялтырап китте.
Лепсей кулына соскыч тоткан көенчә:
– И сөекле анакаем! – дип кычкырып җибәрде дә йөзтүбән ауды. Ә Ньукуус бәкедәге кәрәкәләрнең карасу сыртларына төбәлеп торды, шулчак авызында тоз тәме тойганда, нигә гел елыйсы килгәнен аңлагандай булды.
***
Икенче көнне Ньукуус түбәдән асылынып төшкән боздан тып-тып тамган бәллүр тамчыларга учларын куйды һәм ишетелер-ишетелмәс кенә:
– Әтием, безнең хәлләр яхшы... Ә син анда дошманнарны катырак кыйна, яме! – дип пышылдады.
ДАНИЛ МАКЕЕВ
Фирүзә ҖАМАЛЕТДИНОВА тәрҗемәсе.
"КУ" 02, 2024
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев