Каләм тибрәтүчеләр
Зәңгәр иртәләрдә
Зәңгәр иртәләрдә иркә таллар
Былбыл моңнарында коена.
Яшь талларга тиңдәш яшь гомер дә
Мәңге ʏтмәс кебек тоела.
Алсу тасма сузып таң сызыла
Тыңлый-тыңлый былбыл моңнарын.
Яңа туган таңдай чагу төстә
Ѳмет тулы яшьлек хыялы.
Тал яфрагы гʏя хыял-канат,
Җилфер-җилфер итә, җил иссә.
Yткенче бер мосафирдай, гомер
Яшьлек чишмәсеннән су эчә.
Көзге җилләр койгач, тал яфрагын
Алып китә чишмә сулары.
Иркә талын ташлап китә яфрак,
Ә гомерне - яшьлек еллары.
Зәңгәр иртәләрнең алсу таңын
Яшь былбыллар моңы иркәли.
Кʏз яшьләрен сөртә өянке-тал,
Гомер шулай ʏтә микәнни?
Тәнзилә Назарова-Исәнбирдина. Башкортстан
Фото: pixabay.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев