Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Юл буенда Һәйкәлләр

Кем гаепле? Ник киселгән Бара торган юллары?..

Юлга чыксам бара алмыйм,

Тирә-якка сокланып.

Һәр чат саен һәйкәл кала,

Йөрәкләрне сызлатып.

Юл канунын санга сукмый,

Дөньяны куулары.

Кем гаепле? Ник киселгән?

Бара торган юллары.

Кычкырасы килә кайчак,

Ашыкмагыз, узмагыз!

Якыннарыгыз йөрәгендә

Ялкыннар кабызмагыз.

Әлфия Сибгатуллина, Түбән Кама

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев