Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Юбилей алдыннан уйланулар...

Күңелемне моңсу уйлар биләп алды. Алардан күпме генә арынырга теләсәм дә булдыра алмадым... Ничек кенә җилдереп узып китте соң бу гомер?!.

Юмореска

Күңелемне моңсу уйлар биләп алды. Алардан күпме генә арынырга теләсәм дә булдыра алмадым...

Ничек кенә җилдереп узып китте соң бу гомер?!. Күптән түгел бит әле, базарга чыккан саен: “Какой красывый дэвочка!” – дигән сүзләргә психлана-психлана кайта идем. Ә бүген...Ә бүген!..

Кибеткә барырга дип тукталышка чыгып басуым булды, бер кызчык: “Бабуя, пока!” дип миңа кулларын болгый-болгый автобуска кереп китте. “Бабуя” дигән иностранный сүзнең мәгнәсенә төшеп җиткәч, ә бигрәк тә, бу “бабуя” мин үзем икәнен аңлагач, чүт кенә егылып китмәдем. Әмма урысча әйткәндә: “Устами младенца глаголет истина.” - Күпме тырышсаң да, җырда әйткәнчә:

– И ненакрашенная страшная, и накрашенная...

Ә җитмәсә, берничә айдан булачак юбилеем искә төште. Әллә кайларга чыгып качасым килде!.. Ләкин, үзеңнән качып була мыни соң?!

Өстәвенә, көннәре дә эссе... Уф Аллам! Мондый эссе җәйне 2010 елдан бирле күргәнем юк иде. Баш миләрем тәмам шулпаланып бетте бит инде. Үзем, дихлофос иснәп исергән чебен кебек, караватта түшәмгә карап, дүрт аягымны сузып көннәр буе ятам да ятам...

Шәрыкъ гороскопы буенча мин ябалак. Шуңа күрәдер, кояш йокларга яткач кына йоклавык чебеннән кеше кыяфәтенә керә башлыйм...

Ә беркөнне сәгатьләр буе уйланып ятуның файдасы да килеп чыкты. Эсседән шулпаланып кайнап чыккан миемдә бер зур ачыш пешеп чыкканын сизми дә калдым, җәмәгать! Эврика!!! Таякның ике башы булган кебек, эссенең дә файдасы бар икән ич!.. Акчага да зур экономия, киемгә дә... Ашыйсы да килми. Эчәсе дә эчәсе – анысы проблема түгел инде: Аллага шөкер, водопровод тулы су. Хет көннәр буе кран астында авызыңны ачып утыр...

Шулай итеп, берар ай үтте микән, юк микән, чын модельга әйләнеп куюымны сизми дә калганмын: майларым да эреп аккан, бүселгән целлюлитларым да каядыр качкан. Көзгегә күзем төшсә, күзләрен акайтып Волочкова карап тора. Куркып киттем. Текәлебрәк карасам, шатлыктан һушымны югалта яздым. Йә хода! Мин үзем түгелме соң бу?!.

Үземнең чибәрлеккә ышанып берничә көн эйфория хәлендә хыялланып йөрдем.

Шулай итеп беркөнне мини-шортик киеп, сандык төбеннән күптән онытылып беткән “ай лав ю” сүзләре язылган футболкамны өстерәп чыгарып, агарган чәчләремне модный бейсболканың козырёгы астына яшереп кибеткә чыгып киттем.

Керт-керт басып, үземнең чибәрлегем белән горурланып барганда: “Привет, красотка!” – дигән аваз ишеттем.

– Эссе суккан ахрысы мескенне. Алдан күрсә инде бу мине... – дигән уй яшен тизлеге белән башымнан узды...

Утыз яшьләренә дә җитмәгән чибәр егет, каршыма чыгып ярату тулы күз карашын йөземә ташлагач, егылып китә яздым. Шутка түгел лә – алтмышка якынлашам. Красотка икәнемне онытканга бер утыз еллап кына бар инде, барын – бар да, ә шулай да рәхә-әт!..

Монысы ярар!.. Андый бәхет әнигә дә тәтеде бит әле. Эсседән хәлсерәп, аякларын көчкә өстерәп, подъезд төбенә һава сулыйм дип чыгып киткән иде, һава гына суламаган, ахрысы?!.

Ун минут та үтмәде, сөенеченнән күзләрен шакмакландырып, уналты яшьлек кызлар кебек җырлый-җырлый, сиксән бер яшьлек әнием кайтып кермәсенме?!.

Шаккатып карап тордым. Концерт дәвам итте – ара-тирә көзгегә күз сала, такмаклар әйтә-әйтә бүлмә буйлап көйләп йөри бит бәгырькәем!..

Нинди бәхет күктән төште икән дип уйлап та өлгермәдем... Төшкән бәхет, төшкән әниемә – күктән түгел, җирдән. Йортыбыз тирәсеннән.

Ишектән чыгып та өлгермәгән, бер алтмыш яшьлек “яшь егет”:

– Исәнме, матур апай! – дип сәлам биргән икән үзенә. Матур апай икәнен күптән оныткан әнием яңадан яшьлегенә кайткандай булган...

Шулай итеп берничә көн бәхет кочагында ләззәтләнеп изрәп йөргәндә чүт кайгыга төшмәдек: телевизорны ачып җибәрүем булды – бер каһәр суккан метеоролог: “Тиздән Татарстаннан эсселәр китә” дип әйтеп маташа...

Эсселәр китүен китәр лә... Суык һава белән бергә аппетит та кайтыр бит. Ә өчпочмак-пәрәмәчләр үзләре белән дуслары – целлюлитны да алып кайтсалар?!

Эх! “Привет, красотка!” дигән ләззәтле сүзләрне нүжәли бүтән ишетергә насыйп булмас инде?!

 

Роза Мөхетдинова

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев