Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Язучылык

Йомшак итеп үз кулымны
Дәфтәр битенә куям.
Уйга килгән сүзләремне
Нәкъ шунарга яткырам.
Нинди җиңел итеп алар
Бит өстенә төшәләр.
Хәрефләр бер-бер артлы
Төз тезелеп китәләр.
Каләм дә сизелми кулда,
Әллә уй белән язам?
Башкалар да ишетелми,
Монда берүзем сыман.
Ап-ак карга яткан кебек
Агачтан төшкән яфрак,
Язу карасы каләмнән
Бит өсләрендә кала.
Бу һөнәрне яратмыйча,
Нинди һөнәр яратыйм?
Мин бит уйда булганнарны,
Йөрәктәге таң атканны,
Күңлемдәге су чылтравын
Шулай гына аңлатам.
Айгөл Гыйләҗева. Казан

Фото: signature-reads.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев