Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Яшәт мине язларда

Ямьле язлар миңа бүләк итте Мәхәббәтем, өзелеп көткәнем. Бар булмышым белән тоям хәзер, Күңел язым синдә икәнен.

Ямьле язлар миңа бүләк итте

Мәхәббәтем, өзелеп көткәнем.

Бар булмышым белән тоям хәзер,

Күңел язым синдә икәнен.

Язларымда, җаным, таптым сине,

Сусаганда күңел назларга.

Салкын кышлар бүләк итмә берүк,

Мәңге яшәт мине язларда.

Гөрләвекләр аккан чакта җырлап,

Карашыңнан синең эредем.

Җылы җитмәгәннән гөлләр кебек

Сулган идем, кабат терелдем.

Күңелемдә язгы кояш булып

Балкыйсың син, нурың сибәсең.

Безнең сөю раушан гөлләр кебек

Матур булсын, ләкин шиңмәсен.

Юныс Миңнемөхәмәтов. Башкортстан

 

фото: poembook.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев