Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Яңгырдан соң

Син — кояшы идең тормышымның. Яңгыр гына калды. Хуш мәңгегә...

Яңгыр юа эзләреңне, яңгыр юа —

Ничәнче көн инде коеп яңгыр ява.

Синең белән саубуллашу-хушлашудан

Йөрәгемдә сызлап торыр яңа яра.

 

Яңгыр шакый тәрәзәмне, яңгыр шакый —

Синдер ул, дип алданам да, куям ачып.

Бу юеш hәм шыксыз көннәремнән

Кая гына, кайда китим икән качып?!

 

Күз яшьләре генә тама яңгыр булып,

Һич ачылмас бу күк йөзе — кара болыт.

Сызлап торган йөрәк ярасына

Яумас инде, яумас дәва булып.

 

Бу дөньяда hичбер кем юк кебек —

Коеп яуган яңгыр да мин генә.

Син — кояшы идең тормышымның,

Яңгыр гына калды. Хуш мәңгегә...

Нурлан Ганиев. Башкортстан

 

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев