Каләм тибрәтүчеләр
Яңа елга ак теләкләр
Саубуллаша елым, иске елым, Тагын бер ел калды тарихта...
Саубуллаша елым, иске елым,
Тагын бер ел калды тарихта...
Тик сабырлык кына тели алам
Һәм ихласлык тырыш халыкка.
Нинди эшкә куллар тотынса да,
Булсын аның башы, ахыры.
Сынмыйк кына сынау килгән чакта,
Юлларның гел булмый такыры!
Сикәлтәсе бик еш очрап тора,
Нинди чыдам ат та абына.
Кешеләргә гел яхшылык теләү
Торсын безнең күңел сагында!
Яңа елдан могҗизалар көтү,
Бәхет көтү һәрбер йөрәктә.
Бер көн түгел, гомер буе Тормыш
Безне көрәшергә өйрәтә.
Яңа елда туган һәр иртәдә
Сөю тулып торсын күзләрдә.
Сөю булган йортта бәхет яши,
Сөю булса, тормыш үзгәрә.
Гөлнур Айзат. Буа шәһәре
фото: psyh.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев