Туган якка кайту
Син ятим монда, ятим...
Һәркем, чит җирләрдә яшәп,
Туган ягын сагына.
Миндә шундый хисләр белән
Кайттым туган авылыма.
Исәнме, туган авылым!
Кендек кан тамган җирем.
Сәламемне кабул ит!-дип,
Мин аңа башым идем.
Авылыма баш идем дә
Ташты кайнап хисләрем.
Сиздем шунда еллар үтеп,
Олы яшькә җиткәнем.
Исәнме, минем балачак,
Без уйнап йөргән урам.
Шау-гөр килеп үстек анда,
Бер урам тулы олан.
Урам тып-тын, беркем дә юк,
Юк балалар тавышы.
Уртаклаш, дидем, авылым,
Йөрәктәге сагышны.
Хатирәләргә күмелеп,
Уйланып тордым озак.
Туган йортка килеп керсәм,
Ишектә тимер йозак.
Күз алдымда һаманда шул-
Су буенда тал бакча.
Әтием чалгысын кайрап,
Тир түгеп печән чаба.
Әнием яшел чирәмдә
Каз бәбкәләрен карый.
Мин ялантәпи йөгерәм
Дөньяны таный-таный…
Бакчаcы да, чирәме дә-
Элеккечә һәммәсе.
Тик бакчада йөгерешми,
Кычкырмый каз бәбкәсе.
Уйларыма төелдем дә
Сорау бирдем: кем соң мин?
Кайтаваз килде күк күктән-
Син ятим монда, ятим...
Елларымны санный-саный,
Язмыш белән килештем.
Туган туфракка тезләнеп
Кизләү суларын эчтем.
Рөстәм Арифуллин. Ульяновск
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев