Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Тормыш

Тормыш – әкият! Җиңеп яшәп була, тик нык булса гына үзәгең.

Тормыш безгә көн дә нидер бирә:
Акылын да, шатлык, сынавын.
Кайчакларда и сындырып карый –
Бизмәннәргә сала чыдамын.


Хыялларга күмеп ата кайчак,
Кайсын кочарга да белмисең!
Ә кайчакта рәхәтләнеп өргән
Урам этеннән дә көнлисең...  


Үкенүләр аяк асларында
Сизмәстән дә үзе урала.
Тормыш кырыс! Тормыш якты, татлы
Утка сала, тели – суга да!


Тормыш шундый: кем – дус, кемнәр – дошман –
Бер минутта ача күзләрең!
Тормыш – әкият! Җиңеп яшәп була,
Тик нык булса гына үзәгең.


 

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев