Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Тормыш-сынау

Нигә шундый язмыш дигәннәре?

Нигә шундый язмыш дигәннәре?

Сынау арты бирә сынаулар.

Җиңеп чыгып, сынып төшмәс өчен,

Ай-һай авыр, көч-хәл  табулар.

Кайчак түзә алмый авырлыкка

Бирәм сиңа тик бер соравым:

“Лаекмы  мин шушы сынауларга,

Әйтче миңа, әйтче, Ходаем?!”

Уйлар өерендә бөтерелгәч,

Җыямын да көчкә фикерем.

Бәлки, мин дә кирәк бу тормышта?

Юкка гына әллә килгәнмен?

Сынатмагыз, язмыш бирсә сынау,

Күтәрегез башны югары.

Авырлыкны җиңеп чыгу мөмкин,

Түзем булу кирәк ни бары.

Сатдинова Раилә Равил кызы,

Социаль һәм гуманитар фәннәр институты студенты

 

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев