Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Сылу

Тәңрем сине берүк саклый күрсен...

Буй-сыныңнан көнләшәләр таллар,

Биюеңә һәркем таң кала,

Шаян күзләреңдә ай чаткысы,

Йөзләреңдә кояш яктысы!

 

Ходай биргән аһәң ташып чыгар,

Күңелеңә дәртле моң саргач,

Авазларың - чишмә чылтыравы,

Җырың сузсаң - тына сандугач!

 

Толымнарың гүя куе урман,

Елмаюың - офык балкышы,

Бит очларың - тулып пешкән алма,

Табигатьнең гузәл ачышы!

 

Тәңрем сине берүк саклый күрсен,

Күз карашың - төпсез тирән күл,

Кайгы-хәсрәт сине урап узсын,

Бәхет өчен туган изге гөл!

 

Марсель Шарапов. Арча районы

 

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев