Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Сыерчык бураннары

Яз килергә ашыкмый...

Мамык-мамык карлар ява -
Кышның соңгы карлары.
Тынып калган кар суыннан
Шәһәрнең урамнары.

Ташуларга иртә әле
Яз килергә ашыкмый.
Бураннары белән килгән
Шушы язга гашыйк мин...

Бу бураннар мәңге түгел,
Сыерчык бураннары...
Язлар килә, ямьле язлар
Яшәртеп урамнарны.

Сыерчыклар да килделәр,
Очалар алар биек.
Кире очып китмәсеннәр,
Суык бит монда, диеп...

Кыйгак-кыйгак тавышлары
Ишетелә казларның.
Бар яме дә шунда бит ул,
Мин яраткан язларның.

 

Эльза Шагова

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев