Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Современный әбиләр

Иске Кулаткы эшчеләр поселогының кәрәзле телефон яисә, үзебезчә әйткәндә,"сотовый связь" салонының тәрәзәсе янында чират бүлә-бүлә бер төркем әбиләр мәж киләләр...

Иске Кулаткы эшчеләр поселогының кәрәзле телефон яисә, үзебезчә әйткәндә,"сотовый связь" салонының тәрәзәсе янында чират бүлә-бүлә бер төркем әбиләр мәж киләләр. Аларның һәрберсенең кулында телефоннар һәм барысы да шушы кечкенә тартмага карата үзара үз фикерен уртаклаша.

- Менә бабам туган көнемә яңа телефон бүләк итте, - ди берсе, - шәп эшли, тик кайсыдыр кнопкасына басып 300 сум акчам җилгә очты, шуны бактырырга килдем, - дип  үзенең югалтуын уртаклаша.

- Бабаң сенсорлы телефон бүләк иткән булса, отышлырак булыр иде, аның аша бер-береңә карап рәхәтләнеп сөйләшергә дә мөмкин бит, җитмәсә аның Ватсабы да, Вайберы да, Инстаграмы да бар, - дип телефоны белән масая төшеп сүзгә кушыла икенчесе.

- Конечно, бик дөрес, - дип дәвам итә өченчсе, - менә мин сенсорлы телефон белән рәхәт чигәм, хәтта аның аша өйләренә керми генә күршедәге әбиләрем белән дә сөйләшәм, төн буе рәхәтләнеп кинолар да карап ятамын.

Кулларына телефоннар тоткан современный  әбиләр үзара бәхәсләшеп операторның тәрәзәсенә сыймый башладылар, аларның саны күбәйгәннән-күбәя барды һәм бер зур төркемгә әйләнде. Алар арасында ыгы-зыгы да купты, "Чиратсыз кермәгез! Кайчан бездә тәртип булыр икән?" - дигән сүзләр дә яңгырады. Араларында  "Мине алдарак җибәрегез инде, озак торсам бабам, Ватсап аша шалтыратып үзем белән каты әрләшә  бит", - дигән ялварулар да  ишетелде.

Шул ара зур сумкаларын көчхәлгә күтәреп, салон яныннан: "Кому носки, кому шерстянные носки?", - дип кычкырынып манара биеклеге бер ир кеше пәйдә булды .

Бу хәбәр таралуга салондагы чират пух-прах килде, әбиләр сатучыны чорнап, аңа һөҗүм иткән күк бүлешә-бүлешә аның оекларын  алуга керештеләр.

...Мин читтә басып, бу хәлләрне күреп хәйран калдым һәм күз алдыма 1970-90 еллардагы  без яшәгән замананың ак яулыклы авыл әбиләре килеп басты. Аларның җылы итеп авыл өендә кич утырып сарык йоныннан оеклар бәйләүләре, күмер самовары артында җан җылысын бушатып чәй эчеп сөйләшүләре, колхоз радиосын тыңлаулары күңелемдә җылы хатирәләр уятты.

Шушы хатирәләр диңгезендә йөзгәндә, кесәмдә кинәт телефон шалтырады. Хатын: "Бабасы, сотовый связь салоны янында йон оеклар саталар икән, иң зурларын, ике пар алып кайт әле, берсе үзеңә, берсе буй җиткән оныгыбызга ярар", - дип хәбәр итмәсме.

Менә сиңа мә, менә сиңа "современный әбиләр!"

 

 

Рөстәм Арифуллин, Иске Кулаткы

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев