Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Синең белән

Тик бу хыял гына... Инде күптән Башка берәү синең кочакта. Тилерепләр сине сагынасым Уйламаганмын шул чакта...

Иңнәреңә башларымны куеп
Офыкларга килә очасым.
Җир читендә ялгыз утрау табып,
Бар дөньядан килә качасым.

Синең белән. Бары синең белән
Бар галәмне килә кочасым.
Төнге күккә багып, йолдызларның
Иң яктысын килә ачасым.

Тик бу хыял гына... Инде күптән
Башка берәү синең кочакта.
Тилерепләр сине сагынасым
Уйламаганмын шул ул чакта...

Синсез үткән еллар... Сагышымны
Араларга тапмыйм чарасын.
Җанны тырнап, газапларга салган
Уйларымнан килә качасым.

 

 

Ольга Хадиева

Фото: pixabаy
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев