Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Әниемнең соңгы бүләге

Тәрәз төпләремдә бер гөл үсә - Әниемнең соңгы бүләге.

Әнием Мөхлисәгә

 

Тәрәз төпләремдә бер гөл үсә -

Әниемнең соңгы бүләге.

Зур чәчәге аның әйтерсең лә,

Газиземнең җылы йөрәге.

Дәшмәсә дә бер сүз, җаннарыма

Назын сирпеп карап тора гел.

Сызган күңелемнең яраларын

Дәвалый тик бары шушы гөл.

Аңа карау белән тыелалмый,

Җаным елый, күз-яшь түгелә.

Китмәгәнсең, исәндер шикелле,

Утырасың күк өйнең түрендә.

Рамил Рәүәл

Фото: Шедеврум ии

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев