Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Кыш җиңелде

Кыш, сөңгесен тотып, яуга чыга, Бирешмәскә язга, җиңәргә! Салкыннарын, ак бәсләргә төреп, Бураннарга салып җибәрә. Яз – яз инде, бер дә исе китми, Үз вакытын көтә бик сабыр. Кыш чанасы узган сукмаклардан Гөрләвекләр тиздән юл алыр. Сыерчыклар тиздән җырлап кайтыр, Тамчы тамып, җирне уятыр. ...Ә бүген кыш, соңгы буран белән, Җиңелүгә кулын куядыр.

Әлфия Газизова. Алабуга шәһәре


Фото: vsluh.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев