Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Күбәләк

Күземә  тулды  яшьләр...

Табын бара, туй табыны

Гөрләп тора өй эче...

Кыз-егетне кавыштырды

Олы мәхәббәт көче.

Кунаклар күп, бар да шатлар

Котлыйлар матур парны.

Тамада барсын көлдерә

Кызык сөйләп юк-барны.

Кияү  белән  кәләш  түрдә

Елмаеп  утыралар...

Алар менә  бүгеннән  бит

Уртак   тормыш  коралар.

Шул  вакытта, белмим кайдан

Пәйдә  булды  күбәләк.

Һәм  очарга  тотынды  ул

Зур  табынны  тирәләп.

Ни  бу?! Гади  күбәләкме

Әллә   берәрсе  җаны?

Ә бит   туйга  сөенерлек

Мәрхүмнәрнең  юк саны.

Бәлки, кәләшнең  әтисе

Кайткандыр  туй  күрергә.

Мәрхүм булса да, сөенеп

Фатихасын  бирергә...

Иң  яраткан төпчек кызын

Котлыйсы нык  килгәндер

Шуңа каберендә ятмый

Бу  табынга  килгәндер.

Күңелләрем мөлдерәмә,

Күземә  тулды  яшьләр...

Тик  күрмәсен  бу  елауны

Түрдә  утырган  яшьләр.

Дәвам  итте  туй  табыны

Эчеп,  ашап, җыр башлап.

Күбәләк  тә  бу  табынны

Китмәде  никтер  ташлап.

Ә, туй  үткәч,  эзләсәк тә

Табалмадык  без  аны.

Бер шигем юк, булгандыр ул

Мәрхүм  иремнең  җаны.  

Рәмзия Шәрәфетдинова. Башкортстан

фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев