Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Көзге көн

Көзге  көн  ул - бала  кебек Бер  елый  да,  бер  көлә.

Көзге  көн  ул - бала  кебек

Бер  елый  да,  бер  көлә.

Алтын  бишегендә  чакта

Аңардан  нур  бөркелә.

Көзге  көн  ул - көзге  кебек

Күренә  безнең  булмыш.

Ялкауга - юк, ә  уңганның

Келәте  тулы  уңыш.

Көзге  көн  ул - бәхет  кебек.

Елмаймый  хәр көнне  дә.

Тик,  нурыннан мәхрүм  итеп

Калдырмый  беркемне  дә.

Көзге  көн  ул  - минем  кебек

Еш  болыт  каплый  йөзен...

Күз  яшьләре - яңгыры  да

Елак    күрсәтә     үзен...

Көзге  көн, ничек  булса  да

Тик  тыныч  кына  үтсен.

Безне   алдагы  елларның

Көз  көннәре  дә  көтсен!

Булганына  шөкер  итеп,

Мәдхия  җырлап  көзгә.

Сабыр  яшик!  Кабул  итеп

Ходай  ни  язган   безгә.  

Рәмзия Шәрәфетдинова. Башкортстан

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев