Каләм тибрәтүчеләр
Көз
Ямьле көннәр хисләндерә, канат тоям үземдә...
Салмак басып, чыштыр-чыштыр
Тәбигатькә көз кергән.
Яшеллекне җуеп алып
Сары, кызылга төргән.
Яфраклар да соңгы тапкыр
Тибрәлә талгын җилдә.
Бик тә матур, үзе йомшак
Келәм түшәлә җиргә.
Җәйнең чагылышы микән,
Җылы, нурлы көземдә.
Ямьле көннәр хисләндерә,
Канат тоям үземдә.
Фларида Мәхмүтова
Фото: Ләйсән Зарипова
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев