Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Картлык килер ул...

Иң авыры - картлар йортларында Ата-ана елый илереп...

Безгә генә килми калмас картлык,

Ачыр да ул керер ишектән.

Хәерлесе белән килсен инде,

Әллә ниләр бар бит ишеткән...

Итәк тутырып бала үстергәннәр

Япа-ялгыз  яши тилмереп.

Иң авыры - картлар йортларында,

Ата-ана елый илереп.

Исәнлексез картлык язма инде,

Булса булсын - тормыш көтәрлек.

Сыкранмыйча, үз-үзеңне йөртеп,

Кирәк җиргә барып җитәрлек.

Килсен әле, килсен картлыгы да,

Алтын көзне килә күрәсе.

Балаларны башлы-күзле итеп,

Оныкларны килә сөясе.

Безгә генә килми калмас картлык,

Үз вакытын белеп килер ул.

Күңелләр саф, җанда иман булса,

Матур  картлык Аллаһ бирер ул.

Иншааллаһ, картлык килер ул!  

Рушания Әхмәдуллина. Чирмешән районы

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев