Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Хыяллар, хыяллар...

Мәңгелек балачак иленә мин очып кайтыймчы, сагынып!..

Хыяллар, хыяллар, хыяллар!..

Иңемә канатлар куярлар.

Сагышлы хисләрем, уйларым

Шигырь һәм җыр булып туарлар.

Җилкенеп, җилпенеп алыйм да,

Тотыныйм әле мин зур эшкә.

Язасы фикерләр бихисап,

Үткәннәр күңелемдә гел истә!

Кулымда бар каурый каләмем -

Язарга бардырмы сәләтем?

Хисләрем ташыган бер мәл бу —

Минем саф, самими халәтем...

Талпынып, күкләргә атылып,

Аккоштай канатым кагынып,

Мәңгелек балачак иленә

Мин очып кайтыймчы, сагынып!..

Мәхәббәт, сагыну, шашыну

Хәтердә яңадан кабынды!

Беренче сөйгән яр... әйтерсең,

Яшьлегем эзләре табылды!

...Балачак һәм яшьлек мизгеле —

Йөгәнләп булырмы күңелне?!

Бик азга булса да, хыялда

Үткәнгә сугылдым түгелме?!..

Каләмем! Яз гына, туктама,

Яңарт син яшьлегем хисләрен!

Күңелем һич кенә түзәлмас

Күрмичә иң тәүге эзләрен!..

Факия Шәрәфетдинова. Арча шәһәре

Фото: liveinternet.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев