Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Һәр яз саен

Сыерчыгым, кошчыгым! Кайттыңмы син талпынып? Һәр яз саен көтеп алам Җырларыңны сагынып. Һәр яз саен пар сыерчык Килеп куна ояга. Таң алдыннан сызгырынып Кора алар оялар. Шушы җылы ояларда Балалар үстерәләр. Үстергәч, канатландырып, Очырып җибәрәләр. Сайрагыз, сыерчыкларым, Ямьләндереп җир йөзен. Балаларыгыз көч алгач, Очып китәрсез көзен.

Сәвия Хәйретдинова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев