Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Гомерлəр заяга узмасын

Мине назлап сөяр өчен син кирəк ул, син кирəк...

Ходай биргəн гомерлəрне
Үтəр өчен мин кирəк.
Мине назлап сөяр өчен
Син кирəк ул, син кирəк.

Үтмəсен гомер заяга,
Яшик əле сөелеп.
Бер береңне саклап, яклап,
Һəр бер көнгə сөенеп.

Туар таңнар бəхет белəн
Шатлык кына китерсен.
Ə кичлəре матур жырлар
Канат кына үстерсен.

Яшəү бит ул үзе рəхəт,
Гомер иткəннəр белə.
Тормыш ямен, гамен тоеп
Яши белгəндə генə.


Эльза Шагова, Казан

 

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев