Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Гомер - йөгәнсез ат...

Ак тулпарлар сыман коштай очып, җилдерә елларым, җилдерә...

Ак тулпарлар сыман коштай очып,

Җилдерә елларым, җилдерә.

Сары яфраклар — сагышлы йөрәкме?

Бөтереләләр көзнең җилендә.

 

Бу — гомеремнең үтеп барышымы?

Торналар чылбыры тавышы.

Сары көзләремнән үтеп барам,

Үз итәрме күңелем ак кышны?!

 

Ак тулпарлар... Гомер — йөгәнсез ат,

Тояклары — чакматаш кына.

Җилдерәләр... Еллар йөгерәләр,

Ашыгалар салкын кышына...

 

Ә балачак, ымсындырып һаман,

Дәшә тылсым — әкият иленә...

Кайтучылар бармы яшьлегенә?

Үткән көннәренә, кирегә?!

 

...Түз йөрәгем,

Күңелем, илермә!..

 

Факия Шәрәфетдинова. Арча шәһәре

 

фото: pixabay

Теги: каләм тибрәтүчеләр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев