Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Гомер көзе

Гомернең дә матур көзе була...

Гомер уза, без дә картаябыз,

Картаймыйбыз, алга барабыз.

Кем соң әйтер сезне әбиләр дип,

Чибәр кызлар утыра, карагыз.

Һөнәребез шундый булды инде,

Гел яхшыга гына өндәдек.

Теләсә кем алып укысын ла,

Чиста безнең намус - көндәлек.

Урамнарга чыгып бер әйләнсәк,

Сәлам җыеп кайтып керәбез.

Кай карасак безнең укучылар,

Нәтиҗәне шунда күрәбез.

Әти-әни дәшә, танымасак:

“Улым укыды сездә, тәгаен,

Сагынам, ди, һаман мәктәпне, ди,

Шук булгандыр әле, мөгаен!”

Елмаешып бергә утырабыз,

Без бит әле исән, күрегез.

Көз җитте дип бер дә моңаймагыз,

Чәчәкләрдән бәйләм үрегез.

Гаиләгә борчулар килмәсен,

Авырмыйча яшик үзебез.

Гомернең дә матур көзе була,

Озын булсын гомер көзегез.

Халидә Фәйзрахманова. Арча

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев