Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Әтигә

Сине миңа "йомшак булды" диеп сөйлиләр...

Төнге шәһәр һәм ай...

Янәшәмдә

Беркем дә юк, бүген ялгызым.

Беләсеңме, әткәй, әллә ничек

Үзгәрде дә куйды шул кызың.

Йөзеп-гизеп һич тә туялмаслык

Хыял дәрьялары сай кебек.

Өмет-хыял күгем чиксез иде,

Бүген ул да никтер тар кебек.

Беләсеңме, әткәй, элеккедәй

Ышанып булмый инде кешегә.

Синең белән очкан була, аннан...

Төртеп егып җиргә төшерә.

Ә мин, ахры, сиңа охшаганмын,

Сине миңа "йомшак булды" диеп сөйлиләр.

"Беркатлылык яхшылыкка илтми,

Усал да бул" диеп көйлиләр.

Усалландым кебек.

Беркатлылык

Яшәсә дә әле җанымда.

"Кеше миңа ничек - мин дә шулай".

Карап яшим шушы канунга.

Үзгәрде шул, әти, синең кызың.

Самимилек әллә югалган?!

Әллә заман коткысына бирелеп,

Ихласлыкны җуям, югалтам?..

Төнге шәһәр һәм ай...

Янәшәмдә

Беркем дә юк, бүген ялгызым.

Матавыклы дөнья киңлегендә

Ниләр уйлап, ниләр эшләсә дә

Сине өзелеп сагына шул кызың.

Абдуллина Алисә Дамир кызы, Арча районы

фото: pinterest.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев