Каләм тибрәтүчеләр
Дүрт мизгел
Еллар бик тиз үтә икән, алар икән йөгәнсез...
Кеше гомерен тиңлим мин
Елның дүрт мизгеленә.
Хәзер инде шул мизгелнең
Кердем алтын көзенә.
Язым - минем балачагым
Әйтерсең бер төш кенә.
Ямьле җәем - чор яшьлегем
Инде килеп төшенәм.
Шул мизгелләрнең кадерен
Белмәгәнмен - мин мәнсез.
Еллар бик тиз үтә икән,
Алар икән йөгәнсез.
Табигатьнең дүрт мизгелен
Тиңлим кеше гомеренә.
Тик кыштан соң язлар килә.
Кеше гомере бер генә...
Фларида Мәхмүтова. Дүртөйле районы
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев