Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Бүген безгә тагын Тукай кирәк

Илен, телен сатып, хурлап йөргән маңкортларның җанын уятырлык...

Бүген безгә тагын Тукай кирәк,

Йөрәктәге бозны кузгатырлык.

Илен, телен сатып, хурлап йөргән

Маңкортларның җанын уятырлык.

Күңелләргә нәүмиз киртә куйдык,

Хыялларга бирдек чиксез ирек.

Сүнгән учак кебек сүрелдек без,

Су сипмәгән чәчкә сыман шиңдек.

Тукай кайтса, йөзебезгә карап,

Туган халкын таный алырмы?

Дөньялыкта күпне күргән шагыйрь

Бүген тагын ятим калырмы?

Әлфия Газизова. Алабуга шәһәре

 
Картина авторы: Ренад Галимуллин;
картина art16.ru сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев