Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Бозым

Бозым тисә, арыну юк...

Көчле нәфрәт белән янсаң,

Бозык уйлар ялт туа.

Юк итәсе кешесен ул

Кара еландай буа.

Бозым тисә, арыну юк,

Ныклы кереп сыена.

Айлар, еллар дәвамында

Эше белән туена.

Кем дә кушмый кара җанга,

Сихергә табынырга.

Кеше гомерен өзәргә,

Кан белән туенырга.

Син, мөселман, дини заттан

Бул гадел, ихлас, тыйнак.

Киңкүңелле, сабыр, тырыш,

"Бозым"ны әйтмә уйнап.

Аллаһ юлыннан атлагыз,

Булың хәерле бәндә.

Бары Ходаем сүзләре,

Әйтелсен синең янда.  

Гүзәлия Фәйзуллина. Башкортстан

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев