Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Бәхетне тоеп яшим

Ялгыш савытларым бәлкем, инде күптән тулгандыр...

Тормышымда ялгышларым
Белмим, күпме булгандыр.
Ялгыш савытларым бәлкем,
Инде күптән тулгандыр.
Ялгышсам да, югалмасын
Ышаныч кешеләргә.
Ышанычым кими төшә
Гәйбәтче ишеләргә.
Юк, зарланмыйм тормышымнан,
Яшим мин шөкер итеп.
Сабыр савыты тулмасын,
Булмасын күңел китек!
Шатлыклар да, борчулар да
Атлыйлар шул янәшә.
Кирәк, юкка көяләнми,
Бәхетне тоеп яшәү!

Фларида Мәхмүтова

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев