Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

***

Ышанмадың сүзләремә, Яратам дигәнемә. Хәзер инде оныт мине, Җаныма тимә генә. Сөюемнең тәмен тоеп, Синсез дә яшәрмен мин. Бик сагынган чакларымда, Чишмәгә төшәрмен мин. Челтерәп аккан суларга, Серемне чишәрмен мин. Язмышка язылган юлны, Түзәрмен, кичәрмен мин. Яратам дигән сүзләрең Ялган булган ләбаса. Ике пар йөрәк арасын Бик калын томан баса.

Мәнзүмә Сибгатуллина. Казан


Фото:pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев