Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

***

73 нче язны каршылыйбыз, Иң зур Бәйрәм, Җиңү Бәйрәмен! Баш иябез тынсыз һәйкәлләргә, Бүләк итеп чәчәк бәйләмен!

Ветераннар! Рәхмәт әйтәм Сезгә, Йөрәгемнең иң-иң түреннән! Безгә тыныч тормыш бирер өчен Һәммәгезнең каны түгелгән! Һәр ел саен шушы Бәйрәм көнне Сыкрап-сыкрап куя йөрәкләр. Сезнең рәтләр сирәгәя бара, Ә сауларга - изге теләкләр! Рәхмәт Сезгә тыныч тормыш өчен, Рәхмәт Сезгә, якты кояшка! Бүләк итәр идем гөл-чәчәкләр, Сыялмаслык хәтта кочакка! Шул көннәрне искә аласыз да, Күзегездә яшьләр ялтырый... Ә яшь буын, аңлап бетермичә, Сезгә карап, бераз аптырый... Күк йөзләре һәрчак тыныч булсын, Килмәсен һич сугыш ялкыны. Үткәннәргә кире кайтасыздыр, Шушы көнне... еллар аркылы...

Халидә Асхадуллина. Арча


Фото: severpost.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев