Каләм тибрәтүчеләр
***
И гүзәл зат! И Җирнең чәчкәсе!
"Бәхет" дигән кошны көтүче!
Гомер өреп килер буыннарга,
Йөзә-гизә сабыр Дәрьяларын,
Шушы сакта хезмәт итүче!
Сүнми вә сүрелми саф хисләрең,
Дөрли-дөрли янсын кабынып!
Сөеклесе булып Бердән-Бернең,
Яшә мәңге "Яшьлек" дигән илдә,
Бәхет гөлләренә сарылып!
Гөлия Фәизова. Яр Чаллы шәһәре
Фото: feedram.club
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев