Каләм тибрәтүчеләр
***
Җүләр, син – тиле!
Бер, ике, өч...
Салмак кына саныйм
Адымым.
Бу сукмаклар таныш
Булмаганга,
Бер абындым, ике абындым.
Җилләр улый миңа
Карлар өеп.
“Бәлки әле шунда ул үләр?”
Яңгыр көлә миннән
Төкергәләп:
“Син бит шашкан, син – тиле,
Син – җүләр!”
Мин егылдым,
Ләкин мин көләм.
Кояш юлны ялап
Ала бугай.
Кар эретә, җылырак
Җиле.
Тик кытыршы юллар
Көлә сыман: “син бит шашкан,
Җүләр, син – тиле!”...
Шиһапова Гөлүсә Наил кызы
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев