ИЛ ЧИГЕНДӘ
Батыр егет илнең чиген саклый, Винтовкасын тоткан кулына. Ерткыч фашистларга каршы булган Нәфрәт уты яна канында.
Әхтәм Әминев
(1918–1942)
Әхтәм Әмин улы Әминев 1918 елда хәзерге Башкортстан Республикасының Илеш
районы Әнәс (Әнәч) авылында крестьян гаиләсендә туа. 1942 елның апрелендә, Калуга
өлкәсендә барган бәрелешләрнең берсендә каты яраланып, аңына килә алмыйча вафат
була.
Ярларыннан ташкан
Ташкыннардай
Амур ага, Амур чайкала.
Күбекләнеп аккан елга суы
Дулкыннарын бәрә ярларга.
Батыр егет илнең чиген саклый
Шаулап аккан елга янында,
Горурлана постта торуы белән
Чәчәк аткан яшьлек таңында.
Батыр егет илнең чиген саклый,
Винтовкасын тоткан кулына.
Ерткыч фашистларга каршы булган
Нәфрәт уты яна канында.
Ул каршылый сызылып аткан таңны
Постта килеш, Амур янында.
Горурлана постта торуы белән
Чәчәк аткан яшьлек таңында.
1937.
«КУ» 04, 2025
Фото: unsplash
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев