Логотип Казан Утлары
КАЛӘМНЕ ШТЫККА ТИҢЛӘП

ӘЙДӘ, ҖЫРЫМ

Җырым, синдә минем гәүдәләнде Илне сөйгән йөрәк тибешем.

Муса ҖӘЛИЛ
(1906 – 1944)
Татар халкының каһарман улы, герой-шагыйрь Муса Җәлил (Муса Мостафа улы
Җәлилов) 1906 елның 15 февралендә элеккеге Оренбург губернасы (хәзерге Оренбург
өлкәсе Шарлык районы) Мостафа авылында урта хәлле игенче гаиләсендә дөньяга
килә. 1944 елның февраль аенда Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә (барысы да
татарлар) Дрезден шәһәрендә хөкем оештырыла. Хәрби мәхкәмә аларны, «дәүләткә
каршы җимерү эше алып бару»да гаепләп, үлем җәзасына хөкем итә. Шул елның
25 августында Плетцензее төрмәсендә аларның гомерләре өзелә.

Җырым, синдә минем гәүдәләнде
Илне сөйгән йөрәк тибешем.
Җырым иде антым:
«Яшәсәм дә,
Үлсәм дә, тик туган ил өчен!»
Ал кояшлы бәхет бакчасында
Чәчәк аткан нәфис гөл төсле,
Сугарылып халкым назы белән,
Җимешләнеп җырым җитеште.
Чагылдырды җырым шат илемдә
Данлы, иркен, рәхәт яшәүне.
Чишмә төсле җырым тамчысыннан
Яшь күңелләр үсте, яшәрде...
Килде фашист...
Дуңгыз борны белән
Керде җимереп илем капкасын.
Эшкә җикте
бөтен Европаны
Ваткан, кискән канлы балтасын.
Вакыт җитте...
хәзер ярты юлда
Куеп торып тыныч эшемне,
Багышларга Ватан сугышына
Үземне һәм каләм көчемне.
Аргамагым, әйдә, канатлан да
Җил булып оч сугыш кырына.
Җырым утын корыч сөңге итеп
Мин күтәрдем хәзер кулыма.
Каләмемне салдым юл сумкама,
Автоматым тактым аркама.
Фашистларга каршы пуля һәм җыр
Бил каешымда бергә саклана.
Җыр таратса эфир дулкынына
Илнең данлы хезмәт тавышын,
Фашистларның хәзер баш очында
Бомба булып җырым ярылсын!..
Яңгыра, җыр, хаклык байрагының
Утлы сүзе булып һавада.
Канатландыр җиңү дәрте белән
Йөрәкләрне кырда, калада.
Әйдә, җырым, безгә вакыт җитте
Сугыш кырын айкап үтәргә.
Кара җанын тетеп фашизмның,
Үләксәсен ташлыйк этләргә.
Әйдә, җырым,
батыр җиңү дәртен
Алып керик ялкын эченә.
Мин калмасам җирдә,
син калырсың
Һәйкәл булып үлмәс эшемә.

 

«КУ» 02, 2025

Фото: архив

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев