Логотип Казан Утлары
"Илең турында уйла"

Яшә Илем!

Язмасын ла минем яшьтәшләргә сугыш афәтләре күрергә...

Чәчкә тотып, Җиңү Парадына

Мин ашыгам горур атларга.

Илем иминлеген саклап калган

Барча геройларны данларга.

 

Һәйкәлләрдән укыйм исемнәрен

Барысы да туган сизелә.

Шулай икән, бер дә көтмәгәндә

Кеше гомерләре киселә.

 

Туктадым да, озак уйлап тордым:

Миңа хәзер бары ун гына.

Әгәр безгә кабат янасалар

Мылтык алыр идем кулыма.

 

Кызганмыйча бирер идем, шиксез,

Кирәк булса мин дә гомерне.

Курыкмыйча, Җәлилләрем сыман,

Каршы алыр идем үлемне.

 

Язмасын ла минем яшьтәшләргә

Сугыш афәтләре күрергә.

Җитмеш биш ел элек булганнарны

Онытмасын халкым гомер дә.

 

Кабат-кабат, сызып бозгалап та

Үзгәртәләр безнең тарихны.

Онытырга ләкин хакыбыз юк

Җанын фида кылган халыкны.

 

Яшә илем! Җиңү бәйрәменең

Йөзенчесен дә син каршыла!

Җиңәр өчен биргән корбаннарның

Рухы йөрәкләрдә саклана.

 

 

Рамазанов Ильсаф Ришат улы,

Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районы

Урта Терешка авылы урта мәктәбенең

5 нче сыйныф укучысы

 

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев