Логотип Казан Утлары
"Илең турында уйла"

Чуашстан җирендәге гадәти татар Тукай авылының Советлар Союзы Герое Гиниятулла Гобәйдуллин истәлегенә...

Иртән иптәшләре табып, Санчастька үзен илтә.

Сугыш кайтавазы итеп,

Еллар, гасырлар аша

Тирән эз булып тарихта,

Сугышчының батырлыгы

Сугыш фетнәсен күрмәгән

Улыннан оныкларына

Хәтер итеп тапшырыла.

Чолганышка эләгеп,

Тигезсез көрәштә калып,

Дошманга каршы ут ачып,

Бер-бер артлы һәлак булып,

Иптәшләре ятып калып,

Кырык фашистка каршы

Яраланган хәлендә

Исән калган Гәбайдуллин

Һөҗүм итә берүзе.

Ут чәчтереп пулемёттан

Дошманнарны юк итә.

Иртән иптәшләре табып,

Санчастька үзен илтә.

Була телсез-авызсыз,

Колак шаулый өзлексез-

Яралы өлкән лейтенант

Озак ята бер өнсез...

Барысы да артта...

Яңадан сугышка

Әзер ул китәргә-

Дошманны юк итәргә.

Каһарман батыр-геройга

Михаил Калинин үзе

Алтын Йолдызны тага.

Хәмзин Илфат

Чуашстанның Комсомол районы

Тукай урта мәктәбенең 11 класс укучысы

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев