Логотип Казан Утлары
ИДЕЛ БУЕ БОЛГАР ДӘҮЛӘТЕНДӘ ИСЛАМ ДИНЕ КАБУЛ ИТЕЛҮГӘ 1100 ЕЛ

ТАТАР СӘҮДӘГӘРЛӘРЕ ИСЛАМ ДИНЕН ТАРАТУ СИСТЕМАСЫНДА (дәвамы)

XVIII гасырның икенче яртысы – XIX йөзнең беренче яртысында татар шәһәр җәмгыятьләре оешу, нигездә, Урта Азия дәүләтләре һәм Казакъ даласында сәүдә итүнең нәтиҗәсе буларак күзаллана.

(Башыннан УКЫГЫЗ)

XVIII гасыр ахыры татар-мөселман шәһәрләре 

XVIII гасырның икенче яртысы – XIX йөзнең беренче яртысында татар шәһәр җәмгыятьләре оешу, нигездә, Урта Азия дәүләтләре һәм Казакъ даласында сәүдә итүнең нәтиҗәсе буларак күзаллана. Аларны оештыруда, йортлар, кибетләр, кунакханәләр, мәчет-мәдрәсәләр төзеп, татар бистәләрен формалаштыруда бай сәүдәгәрләр гаять зур роль уйнаган. Шәһәр бистәләрендә берничә мәхәлләдән торган бердәм дини-мәдәни җәмгыять руслар белән күршеләр сыйфатында, башка милләт вәкилләренең тормыш рәвешен күреп, алар белән беркадәр аралашып яшәгәннәр, русча да өйрәнгәннәр. 

Сәгыйт бистәсе. Татарларны күчерү турында 1744 ел 8 март указы белән Каргалы елгасы буенда нигезләнгән авыл 1784 елдан Сәгыйт бистәсе дип атала башлый, шул ук елны биредә шәһәр идарә органы – Татар ратушасы ачыла. 1792 елда бистәдә 2674 ир-ат теркәлеп, шуларның 1810сы сәүдәгәр катламына, 168е мещан катламына язылган була (Гобәйдуллин Г. Күрс. хезмәт. 249 б.). Биредә Урта Азиядән килгән сәүдәгәрләр дә (1825 елда 130 гаилә) төпләнеп яши башлый. (Сеитов посад: Очерки истории Оренбургской (Татарской) Каргалы. С. 24). 

1816 елда уздырылган VII ревизия материалларында 1090 сәүдәгәр кулында 230 мең сум капитал булганы ачыкланган. Чынлыкта, татар сәүдәгәрләре барлык капиталларын күрсәтергә ашкынып тормаганнар.

1811-1812 елларда бистәдә 28 таш һәм 17 агач сәүдә итү урыннары булган Гостиный двор корыла. (Сеитов посад: Очерки истории Оренбургской (Татарской) Каргалы... С. 24, 56).

Сәгыйт бистәсе – XVIII гасырның икенче яртысында үзенең мәдрәсәләре һәм мөдәррисләре эшчәнлеге белән татарларда дини мәгариф үсешенә гаять зур өлеш керткән татар каласы. Бу шөһрәтне Көньяк Кавказдан күченеп килеп, биредә 1775 елга кадәр яшәгән, дәрес әйткән Мөхәммәд бине әд-Дагыстани һәм аның шәкертләре тудыралар (Мәрҗани Ш. Күрс. хезмәт. 243-244 б.). 

Биредә беренче мәчет – 1749, икенчесе – 1775, өченчесе – 1795, дүртенчесе – 1802, бишенчесе, алтынчысы, җиденчесе 1816 елда төзелә. ХIХ гасыр башында бистәнең уку йортлары арасында аерылып, 1 нче җәмигъ мәчет каршындагы таш бинада Багдадтан килгән мулла Әбурахшан укыткан, 2 нче мәчет каршындагы ике агач йортта мөфти М. Хөсәеновның кияве ахун Мәүлит Башков белем биргән. Шулай ук 3 нче мәчет каршындагы Мөхәммәт Әмин мәдрәсәсе дан тоткан. Аларның һәрберсендә 150шәр шәкерт, 4 нче мәчет каршындагы ахун Габдрәшит Габдуллин мәдрәсәсендә 100 ләп малай һәм яшүсмер белем алган.

Татар ратушасы Сәгыйт бистәсендә 1838 елга кадәр эшләп килә. Татарлар салым җыю белән бәйле эш кәгазьләрен тиешенчә алып бармау сәбәпле, хакимият аны яба. 1857 елны Сәгыйт бистәсендә 8 мең татар-мөселман яши. 

Казан. XVIII-XIX гасырлар чигендә Россиядә тагын бер татар сәүдә шәһәре Казанның Иске һәм Яңа Бистәләрендә оеша. 1789–1791 елларда Казанда 10 татар II гильдия сәүдәгәре булып язылган: М.Габдерәшитов, У.Баязитов, Г.Исхаков, А.Мәсагутов, Г.Мөслимов, В.Мөслимов, С.Нәзиров, Х.Сәгыйтов, У.Үрәзмәтов, М.Үтәмешев. III гильдиягә язылучыларның саны берничә тапкыр күбрәк була (https:// tatarica.org/ru/razdely/istoriya/novoe-vremya/kupechestvo Онлайн - энциклопедия Tatarica).

1805 елда беренче тапкыр 2 татар эшмәкәре I гильдия сәүдәгәре булып языла, бу елны Казанда һәммәсе 150 татар сәүдәгәре хисаплана (Кореева, Күрс. хезмәт.138 б.). 

1800 елда татар сәүдәгәрләренең игълан ителгән капиталлары 553549 сум булса, 1805 елга ике тапкыр диярлек – 909460 сумга кадәр үсә. 1808 елда алдагы дәвер белән чагыштырганда, сәүдәгәрләр гаиләсенең саны 44тән 36га кими. Бу кимү гильдиягә язылу өчен капитал минимумы артуга бәйле була. Чынлыкта алар игълан иткән капиталларның күләме 2,2 тапкыр арта. (Кореева Н.А. Күрс. хезмәт. 138-139 б.).

Кайбер татар сәүдәгәрләре гильдия алгач та туган авылларында яшәүне өстен күргәннәр. Күрәсең, шул рәвешле авылларда урнашкан мануфактуралары белән җитәкчелек иткәннәр (Кореева Н.А. Күрс. хезмәт. 146 б.). 

1841-1842 еллардагы рәсми мәгълүматларга караганда, Казанда 5 гаилә I гильдия сәүдәгәре булып язылган, 3 гаилә – II, 68 гаилә III гильдия сәүдәгәрләре булып теркәлгән. 1840 нчы еллар башында губерна каласында 2112 ир-ат һәм 2309 хатынкыз исәпләнгән (Фукс К. Казанские татары в статистическом и этнографическом отношениях. Краткая история города Казани. Репринтное воспроизведение. Казань: Фонд ТЯК, 1991. С. 15). 1857 елда Казанда 6857 татар яшәгән (Исхаков Д.М. Историческая демография татарского народа. Казань, 2014. Табл.12. С. 135).

Иске һәм Яңа Татар бистәләрендә 1781-1855 елларда магистрат белән янәшә мөстәкыйль шәһәр үзидарәсе органы – Татар шәһәр ратушасы эшли. Ул кешеләрне сәүдәгәр һәм мещан сословиеләренә беркетү, сәүдә таныклыклары бирү, салымнар җыю һәм башка хуҗалык һәм идарә эшләре белән шөгыльләнә; башкарма хакимият буларак, дәүләт органнары алдында җавап тота. 

Бистәләрдә, шулай ук, шәһәр инфраструктурасы өчен кирәкле барлык урыннар булдырыла: шәркый Печән базары, Юныс мәйданы, миһманханәләр, куну-туктау урыннары, сәнәгать предприятиеләре, мастерскойлар, мәчетләр, мәктәп-мәдрәсәләр, сәүдә урыннары шундыйлардан. 1857 елны җәмгысе 127 предприятиенең өчтән бере татарларныкы булып теркәлә (Загидуллин И.К., Свердлова Л.М. Казань // История татар с древнейших времен. В 7 т. Т.6. Казань, 2013. С.75 – 76). 

1810 елда Казанда мәчетләр саны 11гә җитә. (Кемпер. Күрс. хезмәт.95 б.). К. Фукс ураза вакытында берәр татар ашап тотылса, аны дин кардәшләре шундук тотып, мулла янына китерүләре, мулланың гаепленең битен буяп, урамга куып чыгаруы, ә урамда башка татарларның аңа таяк белән сугулары яисә теге кеше качып киткәнче пычрак атулары, шул рәвешле дини тәртипне бозучыга тискәре мөнәсәбәт белдерүләре хакында яза. 

XIХ гасыр беренче яртысындагы татар шәһәр-бистәләре 

Идел-Урал төбәгендә V ревизия (1795 ел) материалларында татарларның Идел-Урал төбәгендәге 15 шәһәрдә яшәгәнлеге күренә: Казан – 2760, Чистай – 793 (Казан губ.), Касыйм (Рязань губ.) – 444, Түбән Новгород – 118, Буа (Сембер губ.) – 36, Хвалын (Саратов губ.) – 59, Кузнецк (Саратов губ.) – 17, Сәет бистәсе – 6481, Троицк – 40, Верхнеуральск – 16, Чиләбе – 14, Оренбург – 10, Уфа – 30, Бәләбәй – 4, Бөгелмә – 26 (Оренбург губ.) (Исхаков Д.М. Историческая демография татарского народа. Казань, 2014. Табл.12. С. 134 – 137).

XIX гасырның беренче яртысында төбәкнең якынча 30лап өяз административ үзәкләрендә татар крестьяннары арасында шәһәрләргә күченү һәм мещан сословиесенә язылу башлана. Бу чорда актив шәһәрләшү, бигрәк тә, өязләрдә күзәтелә. 1857 елга татарлар саны Касыймда (709 кеше), Чистайда (2090 кеше), Троицкида (1144 кеше), Эстәрлетамакта (2303 кеше), Верхнеуральскида (623 кеше), Бәләбәйдә (619 кеше) һәм Тәтештә (400 кеше) арта (Исхаков Д.М. Күрс. хезмәт. Табл.12. 134, 137 б.). 

Шәһәрләшү күрсәткечләре яңа шәһәр мөселман мәхәлләләре оешуда да аермачык күренеп тора. Идел-Кама төбәгендә 1861 елга кадәр яңа мәхәлләләр Сембер һәм Самарада, өяз шәһәрләреннән, Вольск, Хвалында (Саратов губ.), Алабугада (Вятка губ.), Чистай, Тәтештә (Казан губ.) теркәлә.

Бу үзгәрешләр Идел-Урал төбәгендә шәһәр татарларының гомуми саннарында да чагылыш таба. Әйтик, 1782 елны алар 8,7 мең кеше (1,7 %) булса, 1857 елга 29,7 меңгә (2%) җитә. Бу саннарга Көнбатыш Себер һәм Казакъ даласы шәһәрләрендә яшәгән татарлар керми. 

Казан һәм Сәгыйт бистәләреннән тыш, XIХ гасырның беренче яртысындагы татармөселман шәһәрләре исемлегенә без, беренче чиратта, Әстерханны кертәбез. Биредә 1857 елда 13,9 мең татар-мөселман яшәгән. Алар арасында Урта Идел төбәгеннән һәм Рязань губернасыннан күченгән мөселманнардан (59%) тыш, XVIII гасырдан биредә көн күргән татарлашып бетеп баручы Бохарадан, Һиндстаннан, Фарсы төбәгеннән килгән сәүдәгәрләр төркеме һәм җирле юрт татарлары да исәпләнгән. (Исхаков Д.М. Астраханские татары: этнические состав, расселение и динамика численности в XVIII – начале XX вв.// Астраханские татары. Сб. статей. Казань: ИЯЛИ им.Ш.Ибрагимова, 1992. С. 25-25). 

Шулай ук бу исемлеккә Семей (Семипалатинск) һәм Кызылъяр (Петропавловск) кирмән-шәһәре янында урнашкан татар бистәләре керә: беренчесендә 1864 елда 7 мәчет эшләгән, икенчесендә 1850 еллар азагында 4 мәчет булган (Загидуллин И.К. Особенности становления татарских общин в городах // История татар с древнейших времен. В 7 т. Т.6. Казань, 2013. С. 60-61). Оренбург губернасының Троицки исемле өяз шәһәрләрендә дә татарлар тиз артып (1861 елда 4320 кеше), шәһәр җәмгыяте булып яши башлаган (Денисов Д. Троицк // // История татар с древнейших времен. В 7 т. Т.6. Казань, 2013. С.85). XIХ гасырның икенче яртысында бу исемлеккә Оренбург һәм Орск, XIХ гасыр ахырында Уфа калалары өстәлә. 

XIХ гасыр дәвамында шәһәр мәдрәсәләрендә укыткан мөдәррисләрнең даны тирәякка тарала. Урал төбәгендәге һәм Казакъ даласында урнашкан шәһәр мәдрәсәләре башкорт һәм казакъ яшүсмерләрен укыту үзәкләре булып та хезмәт итә.

Татар-мөселман җәмгыятендә бай эшмәкәрләр, сәүдәгәрләр катламы оешу, беренче чиратта, империя хакимиятенең сәүдә итү өчен уңай хокукый нигез булдыруы, түбән катлам вәкилләренә дә сәүдә белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирүдән гыйбарәт. Татарларны Урта Азия белән халыкара сәүдә өлкәсенә тартып кертү, сәүдәгәрләрнең санын һәм аларның кулында капитал туплауны нык тизләтергә мөмкинлек биргән. 

Рус хакимиятен, чит дин вәкилләрен ятлар буларак кабул иткән, йомык тормыш рәвеше алып барган, нигездә, коллектив фикер сөреше белән яшәгән крестьян җәмгыятеннән чыгып, туган нигез, туган авыл кебек төшенчәләрне күңел түрендә йөрткән социаль яктан актив бу шәхесләрнең саны арту һәм аларның төрле шәһәрләргә таралып урнашуы татар эшмәкәрләр дөньясын барлыкка китерә.

Елның күп өлешен юлда, ярминкәдән ярминкәгә, каладан калага сәүдә эшләре йөртүче бу төркем вәкилләре рус хакимияте белән дә, башка дин тотучы эшмәкәрләр белән дә уртак тел табарга һәм хезмәттәшлек итәргә өйрәнә. Сәүдәгәрләр рус телен белүче, шулай ук язу танучы, дәүләт тәртипләреннән хәбәрдар төркем тәшкил иткән. Алар татар-мөселман җәмгыятенең яңа элитасына әйләнгәннәр. Йогынтылы бу төркем белән төбәк чиновниклары санлашкан. Аларның чиновникларга ришвәт биреп, шыпырт гына шәхси яки җәмәгать «эшләрен» үз мәнфәгатьләрендә хәл итү өчен акчалары булган. Сәүдәгәрләрнең мәчетләр, мәктәп-мәдрәсәләр төзү, авыр хәлгә тарган дин кардәшләренә, шәкертләргә ярдәм итү һ.б. кайгырту гамәлләре дини менталитетлы җәмгыятьтә Аллаһ ризалыгына тиенү һәм савап җыю өчен, ахирәткә күчкәч, оҗмахка эләгү өчен эшләнгән. Бер үк вакытта бу гамәлләрнең җәмгыять файдасына һәм җәмәгатьчелек мәнфәгатьләре өчен башкарылган булуы бәхәссез. 

Калаларда һәм салаларда мәчетләр төзү 

Шулай итеп, яңа иҗтимагый шартларда татарларның социаль тәртипләрендә яңа чалымнар күзгә ташлана. Бу чалымнар бик ачык булып сәүдәгәрләрнең, эшмәкәрләрнең дини институтларга мөнәсәбәтендә күренә. Бу яңа күренешләр «дини активлык» дип атала (Ислам и религиозный активизм в Республике Татарстан: коллективная монография. /Р.Ф. Патеев, Д.Р.Гильмутдинов, А.А.Закиров и др.; отв. ред. Т.Н. Липатова. Казань: Издательство АН РТ, 2021. С. 23).

Бохарага, Хивага кәрван йөртә башлаган татарлар Урта Азия ханлыкларындагы иҗтимагый тормышны игътибар белән күзәтәләр. Дин мәнфәгатьләре өчен акча һәм милек сарыф итүче ислам дәүләтләре сәүдәгәрләре белән аралашалар. Дәүләттә һәм иҗтимагый тормышта дини гыйлемгә һәм гыйлем ияләренә хөрмәтле мөнәсәбәтне, гади халык арасында аларга карата булган олы ихтирамны күреп, туган илләренә шуңа омтылырга кирәклеге һәм корылырга тиешле үрнәк мөселман җәмгыяте моделе турында уйлап кайталар. Иң мөһиме – сәүдәгәрләрнең динле булырга омтылулары аларның күбрәк акча эшләү фикере белән тәңгәл килә. Уңышлы эш йөртү һәм файда өчен татар сәүдәгәрләреннән, үзбәкләр һәм таҗиклардагы югары катлам кешеләре кебек үк, дини һәм рухани гыйлемле булу таләп ителә, дип яза татар тарихчысы Г.Гобәйдуллин: «Шуңа күрә татарлар мәдрәсәләр ачалар, әдәби телләрне, барыннан да элек Урта Азиядә киң таралыш тапкан фарсы телен өйрәнәләр. Татар сәүдә капиталы урта гасырлардан үзгәрешсез килгән белем бирү методикасын («Ысулы кадим») куллануны таләп итә. Казандагы һәм аның тирәсендәге барлык мәдрәсәләрдә, Урта Азия белем бирү системасы белән бергә аның идеологиясе дә кабул ителә. Бу мәдрәсәләр соңрак татар мәдәнияте формалашуда зур роль уйныйлар. Башта мәдрәсә өчен дәреслекләр сәүдәгәрләр һәм шәкертләр тырышлыгы белән Бохарадан кайта. Бу китапларның халык өчен әһәмиятен акрынлап сәүдә капиталының югары катламнары да аңлый башлый».

Сәүдәгәрләрнең дини активлыгы, беренче чиратта, күпсанлы мәчетләр һәм мәктәп-мәдрәсәләр, чакыртылган муллаларга яшәү өчен йортлар салдыруда күренә. Карл Фукс 1845 елда Казан каласы мәчетләре Бохараныкы рәвешендә төзелгән дип яза (Фукс К. Казанские татары в статистическом и этнографическом отношениях. Краткая история города Казани Репринтное воспроизведение. Казань: Фонд ТЯК, 1991. 93 б.). 

Әйтергә кирәк, ул заманда яңа мәхәлләне теркәү фәкать яңа мәчет күтәрү юлы белән мөмкин булган: руханилар мәчеткә дип сайланган һәм хакимият тарафыннан билгеләнгән, шулай ук мәктәп-мәдрәсә дә шул Аллаһ йорты каршында ачылган, анда мөдир, мөгаллим яки мөдәррис булып шул мәчеткә беркетелгән имам-хатыйп торган.

Оренбург губернасында шәһәр мөселман мәхәлләләре оешу аеруча актив барган. XIX гасырның беренче яртысында татарлар Эстәрлетамакта (1800 ел), Уфада (1830), Соль-Илецкида (1833), Троицкида (1828, 1838), Уральскида (Җаек) (1861 елга – 2-әү), Сәгыйт бистәсендә (4 нчесе – 1802 елны, 5 һәм 6сы – 1816 да) яңа мәчетләр төзи. Урта Идел төбәгендә Самарада (1844), Хвалынскида, Чистайда (1830 елларда), Тәтештә (1850 елларның икенче яртысы) мәчетләр калка. 

Мәчет төзү, шәһәр руханиларының тормышы турында кайгырту бай кешеләрне бистә халкының лидерына әверелдергән. Бигрәк тә яңа оешып килгән шәһәр мәхәлләсендә бай кешеләрнең булуы авыр чакта матди ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә дә мөмкинлек биргән. Зур шәһәр җәмгыятьләрендә һәр бай үзе намазга йөргән мәхәллә мәчетен кайгырткан. Шул рәвешле, бай катлам вәкилләре шәһәр шартларында дини институтларны финанслаучы булып танылганнар.

Сәүдәгәрләр һәр алыпсатарлар, авылларда тәрбияләнгән шәхесләр буларак, туган мәхәлләләрендә дә мәчетләр кордырганнар .

Ш.Мәрҗанинең «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» исемле хезмәтендә «Авыллардагы һәм тирә-яктагы мәчетләр турында бүлек» бар. Анда автор Татарстанның хәзерге Кукмара, Балтач, Арча, Әтнә һәм Саба районнарына кергән 12 авыл мәчетен төзү һәм төзекләндерү тарихларын бәян итә. Ул тасвирлаган мәчетләрне, нигездә, шушы авылда туган яки шушы төбәктән чыккан эшмәкәрләр, сәүдәгәрләр салдырган. Икенче игътибарга лаеклы күзәтү – байлар, янгын чыгып, агач мәчет бинасы көл булмасын өчен таш мәчетләр корырга омтылганнар. 

Мәрҗани материалларын карап үтик.

Бәрәскәнең таш мәчетен шушы авыл кешесе мәшһүр сәүдәгәр Ибраһим Борнагол 1769 ел азагында төзетеп бетергән (Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. Казан: Татар. китап нәшр., 1989. 386-387 б.). 

Ашыт мәчетен 1796 елда Ишморад бине Мортаза бине Исмәгыйль бине Юныс бине Идрис төзеткән була. Шушы авылдан чыккан Семей (Семипалатинск) сәүдәгәре Хәсән бине Мөсәгыйдь бине Ибтәкеш бине Туктамыш бине Туктар 1859 елда гыйбадәтханә бинасын яңадан кордыра (Шунда ук. 386 б.).

Кышкардагы таш мәчетне авылның мәшһүр бае Баязид бине Госман бине Габделкадыйр әл-Кышкари 1776 елның ахырында төзетеп бетергән. Сәүдәгәр мәдрәсә бинасын да шушы вакытта кора. Аның вафатыннан соң, улы һәм оныгы Муса бине Нәзир һәм Мортаза бине Мостафа бине Нәзир – зур сәүдәгәрләр – бинаны төзәттереп, кайгыртып торганнар (Шунда ук. 389 б.). 

Орыдагы таш мәчетне шушы авылның зур сәүдәгәре Нәзир бине Туктамыш бине Мөслим 1787 елда салдырган. Күрәсең, аны төзегәндә, таш бина кору кагыйдәләре төгәл сакланмаган. Гөмбәзе төшеп, мәчет урталай ярылгач, манарасы аву чигенә җиткәч, аны шушы авылдан чыккан сәүдәгәр Садыйк бине Гобәйдулла бине Ибраһим бине Давыд бине Бикмөхәммәд 1872 елда ныгытып, бөтенләй үзгәртеп кора (Шунда ук. 389-340 б).

Мәчкәрә авылының таш мәчетен Габдулла бай Үтәмешев 1791 елның азагына төзетеп бетергән, 1793 елда анда беренче намаз укылган. Мәрҗани, шулай ук, әлеге сәүдәгәрнең йөз иллеләп мәчет салдыруы турында халык арасында киң таралган сүзләрне дә китерә (Шунда ук. 387 б.). 

Курсаның таш мәчетен Гобәйдулла бине Муса бине Исмәгыйль бине Апанай һәм аның бертуган энесе Габделкәрим төзетә. Габделкәрим 1863 елны бинаның алгы ягын өч тәрәзәгә арттырып ныгыта (Шунда ук. 388 б.).

Ташкичүнең таш мәчетен 1817 елда Оры авылының мәшһүр сәүдәгәре Сөләйман Нәзиров бина итә (Шунда ук. 382 б.).

Кысна (Хөснә) авылы мәчетен 1800 елда Нәзир бине Баязид бине Госман бине Габделкадыйр әд-Кышкарый төзетә. 1847 елны бинаны улы Муса бай төзекләндерә (Шунда ук. 383 б.). 

Мәрҗән авылындагы XVIII гасыр ахырында Ш.Мәрҗанинең шактый зур байлыкка ия булган бабасы Габделкәрим (1791 елда вафат булган) төзеткән мәчет җимерелүгә якынлашкач, гыйбадәтханәне чыгышы белән Ябынчы авылыннан булган танылган бай Габделкәрим бине Әбүбәкер бине Габдулла бине Хәбибулла бине Ишбай төзәттерә (Шунда ук. 383 б.).

Өч мәчетле, бай һәм сәүдәгәр кешеләре күп булган Олы Мәңгәр авылының җәмигъ мәчетен 1794 елда Мөнасиб бине Мөслим бине Бутай (1837 елны вафат була) бина кыла. Югары мәхәлләнең бишвакыт намаз укый торган мәчете 1805 елда салына. Шушы елларда ук Түбән мәхәллә мәчетен Габделваһһаб бине Бәкер Иштәк эшләтә (ул Троицк шәһәрендә иске таш мәчетне дә төзетә) (Шунда ук. 390-391 б.).

Байлар Сабасы авылындагы таш мәчет 1797 елны шушы авыл кешесе Мөнасиб бине Габделхаликъ бине Мөсалим бине Мәскәү бине Бимаҗ тарафыннан эшләнә. Янгыннан соң, 1841 елда Казан сәүдәгәре Габдеррәшид бине Габделкәрим бине Мөхәммәдрәхим авылда яңа таш мәчет төзетә (Шунда ук. 391 б).

Мәрҗани Казан губернасы авылларындагы барлык таш мәчетләр тарихын язып чыккан дип әйтергә мөмкин. Ул заманда авылларда зур чыгымнарга барып, таш мәчетләр эшләтү гайре табигый, яңа күренеш булган. Аларның күпчелеге XVIII гасыр ахырында корылган булу игътибарны җәлеп итә. Автор, нигездә, өлкәннәрдән ишеткән мәгълүматны һәм үзе шаһит булган вакыйгаларны файдаланып бәян итә, ислам дине өчен малларын кызганмаган дин кардәшләрен мактый. Байларның, мәчетләр төзеп, Аллаһның ризалыгын алырга тырышулары авылларда ислам динен ныгытырга мөмкинлек биргән. Таштан салынган мәһабәт ислам йортлары авыл халкының горурлыгына әверелгән. 

Шул рәвешле, мәчет төзү күпчелек очракта шәхси инициативага нигезләнгән булган. Һәр мәчет салдыручы үзенә ахирәттә Аллаһның ярлыкавын өмет иткән, бу тормышта авылдашлары, дин кардәшләре арасында олы абруй казанган. Бай сәүдәгәрләр, шулай ук, үзләренең васыятьнамәләрендә мәчетләр булдыру өчен акча бүлеп күрсәтергә гадәтләнгәннәр.

Бай кеше табылса, шактый зур чыгымнар сораган бу мәшәкать авыл җәмгыятенә кагылмаган дип әйтергә мөмкин. Иганәче булмаса, авыл имамы вәгазьләве нәтиҗәсендә игенчеләр җәмгыятенең урта хәлле вәкилләре берләшеп чыгымнарга барганнар, яки җәмгыять үзе мәчет төзүгә акча бүлеп биргән. 

 

"КУ" 03, 2023

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев