Татар сәүдәгәрләре ислам динен тарату системасында
XVI гасырның икенче яртысы – XVII йөздә татарлар арасында сәүдә белән шөгыльләнүчеләр булмаган түгел. Әйтик, күпсанлы Казан кирмәне гарнизонына кышка азык-төлекне татар алыпсатарлары туплап биргән.
(XVIII гасырның икенче яртысы – XIX гасырның беренче яртысы)
Татар сәүдәгәрләре катламы оешу
XVI гасырның икенче яртысы – XVII йөздә татарлар арасында сәүдә белән шөгыльләнүчеләр булмаган түгел. Әйтик, күпсанлы Казан кирмәне гарнизонына кышка азык-төлекне татар алып-сатарлары туплап биргән. 1685 елда йомышлы татарларга чит төбәкләргә барып сәүдә итүдә чикләүләр алынган. Хакимиятнең 1724 елда морзаларны крестьян итеп язганын, 1789 елда Мәхкәмәи шәргыя оешканнан соң гына Идел-Чулман төбәгендә мөселман руханиларының рәсми статус алуларын искәртсәң, сәүдә итүче йомышлы татарлар мөселман җәмгыятендәге дәүләт тарафыннан танылган бердәнбер беркадәр өстенлекле социаль төркем булып чыга.
Татарларда сәүдәгәрләр катламы оешу Россиянең Урта Азия һәм Казакъ җөзләре белән икътисади һәм сәяси мөнәсәбәтләрне җайга салуына һәм үстерүенә турыдантуры бәйле.
1734 елда казакълар һәм Урта Азия сәүдәгәрләре белән сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне тәртипкә салу максатыннан, Оренбург экспедициясе оештырыла, Оренбург шәһәренә нигез салына. Рус сәүдәгәрләрен кәрван юлы белән Урта Азиягә җибәрә алмагач, бу җаваплы эшне башкарырга Идел-Чулман төбәгендә яшәгән татарларны җәлеп итәләр. Ягъни сәүдә итүчеләрнең социаль нигезе киңәя. Крестьяннар да, гомумән, актив, тырыш һәм максатчан һәр кеше Казакъ даласы ягына китеп, тормышын яхшырту мөмкинлеген алган. Шушы төбәктә инде сәүдә итеп танылган Сәгыйт Хәялин 1744 елның җәендә, Казан губернасының Байлар Сабасыннан авылдашларын туплап, Оренбург кирмәненнән 18 чакрым ераклыктагы Каргалы елгасы буенда Каргалы авылын нигезләргә хокук ала. Яңа җәмгыятькә 64 мең дисәтинә җир бүлеп бирелә, вәкилләре рекрут хезмәтеннән азат ителә. Каргалыны нигезләү бу төбәктә татар сәүдә колониясен төзүдә, Урта Азия белән сәүдә бәйләнешләре урнаштыруда зур вакыйга була. 1747 елны биредә 142 хуҗалык көн күргәне билгеле (Сеитов посад: Очерки истории Оренбургской (Татарской) Каргалы / Рашид Искандаров, Анвар Искандаров. Казань: Татар. кн. изд-во, 2005. С.18, 19).
Кәрван сәүдәсе табышлы, ләкин куркыныч шөгыль була. Бай татар сәүдәгәрләре Урта Азия шәһәрләренә ватандашларын приказчик яки йөкче итеп кәрваннар җибәргәннәр. Шулай да күпчелек татарлар кәрванбашы яки йөкче булып, рус сәүдәгәрләренә, хөкүмәт кәрваннарына ялланганнар. Алар, шулай ук, үзләренә файдалы шартларда Сәгыйт бистәсендә һәм башка кирмәннәр янындагы татар бистәләрендә яшәүче Хива һәм Бохара сәүдәгәрләренең приказчиклары булып та хезмәт иткәннәр, Россия ярминкәләрендә арадашчы ролен үтәгәннәр.
Татарлар, конкуренция булмаган шартларда Казакъ даласында көнкүреш әйберләрен һәм хуҗалык итү коралларын ваклап сатуны үз кулларына җыеп, гаять зур табыш алганнар.
Халыкара сәүдәдән һәм ил базарында товар сатудан кергән табышлар, мануфактуралар оештырганда, финанс нигезе булып торган. Эшмәкәрләр XIX йөз башында тире һәм текстиль товарлары әзерләүдә, сабын кайнатуда җитештерүдән – сатуга кадәр тулы циклны башкарганнар. Моның өчен татар эшкуарлары Казакъ даласында арзан гына бәягә сарыкның эч маен һәм эшкәртелмәгән тире, Урта Азиядән киҗе-мамык җепләр сатып алганнар, әзер продукцияне кире Казакъ даласына яисә Россия ярминкәләренә, алмашу ярминкәләренә китергәннәр, шулай ук чит илләргә дә чыгарганнар, яхшы табыш алганнар.
1775 елда Россиядә рәсми рәвештә сәүдәгәрләр үз өстенлекләре һәм бурычлары булган мөстәкыйль сословие булып оеша. Билгеле бер күләмдә акча түләп, алар рекрутлык йөкләмәсеннән, махсус салым исәбенә – җан башына салына торган салымнан да азат ителгәннәр. Гильдия сәүдәгәре булыр өчен билгеле бер капиталга ия булу мәҗбүри саналган, аның суммасын хөкүмәт билгеләгән. Шәһәрләрдә вак сәүдәгәрләр мещаннар сословиесенә язылганнар.
Туң май эретү үзәкләре булып Урал буенда Оренбург һәм Троицк шәһәрләре торган. Туң май Архангельск һәм Санкт-Петербург аша чит илләргә дә чыгарылган.
Татар сәүдәгәрләре киҗе-мамык тукыма өчен җепләрне һәм мануфактура осталарын Урта Азиядән алып кайтканнар. Икенче төрле әйткәндә, эшне чит ил чималын һәм технологиясен кулланып оештырганнар. XIX йөзнең беренче 15 елында татар киҗе-мамык мануфактураларының саны 25тән 42гә кадәр арта; яртысы Әстерханда урнашкан була. Дөрес, алар, Казан һәм Вятка губерналары авылларындагы мануфактуралар белән чагыштырганда, зур булмыйлар. 1814 елны Казан губернасында татарларның 9 туку мануфактуралары эшли, 319 станокта 590 эшче хезмәт куя. Алар карамагында илдәге туку станокларының 55,3 %ы туплана, җитештерелгән комачның 75,2 %ы базарга чыгарыла, 514000 аршин комач яки илдәге барлык киҗе-мамык тукыманың 34 %ы җитештерелә (Гобәйдуллин Г.Тарихи сәхифәләр ачылганда. Казан: Татар.кит. нәшр., 1989. 259-260 б).
Тире иләү татар сәнәгатендә төп җитештерү тармагына әверелә. Аларның мануфактуралары базарга 1815 елда, XVIII гасыр ахыры белән чагыштырганда 24-25 мең данә урынына, 111 мең данә иләнгән сыер, тана, сарык, кәҗә тиреләрен сатарга чыгарганнар. ХIХ гасыр уртасында Урал алдында Эстәрлетамак (1849 елны – 14 мануфактура) һәм Троицк (7 мануфактура) тире иләү үзәкләре исәпләнгән. Урта Идел буенда бу шөгыль Казанда һәм шәһәр яны авылларында киң җәелгән. Казанда Якуп Габбасов мануфактурасы елга 20 мең, Муса Апанаевныкы 13 мең тире иләгән.
Казанда сабын һәм шәм җитештерүнең мөстәкыйль сәнәгать тармагына әверелүе шәһәрнең туң майны төрле төбәкләргә озату үзәге булуы белән бәйле. Әле XVIII йөз ахырында ук шәһәрдә 3 сыер һәм сарык эч маен эретү предприятиеләре эшләгән, шуларның икесен татарлар тоткан. 1850 елларда Казанда 13 шәм җитештерүче предприятиенең җидесенә татарлар хуҗа булган.
1815 елда XVIII гасыр ахыры белән чагыштырганда, 2,5 тапкыр күбрәк, ягъни 50 мең пот товар җитештергәннәр. Казан губернасында сабын кайнату мануфактураларының күбесе татарлар кулында булган. 1812 елны Казан шәһәрендә аларның 12 сабын кайнату мануфактурасында (52 %) 90 эшче елга 59960 пот товар (47 %) җитештергән. Фәкать 1840 елларда Казан губернасында сабын кайнату тармагы Россиянең үзәк губерналары мануфактураларының арзанлы һәм яхшырак сыйфатлы сабыны белән конкуренциядә җиңелә һәм түбән тәгәри.
1816 елда татарларның кулындагы поташ җитештерү мануфактураларының саны дүрт дистәдән артып китеп, аларның 27се – Оренбург, 7се – Вятка, 6сы Казан губерналарында эшләгән.
XIX гасырның беренче чирегендә яңа җитештерү тармаклары пәйда була: 1815 елда Мөэмин Хуҗасәетов Уньжа авылында 37 эшче яллап, язу һәм әйбер төрү өчен кәгазь җитештерә башлый. 1816 елда Вятка губернасының Уржум өязендә берсендә – 11, икенчесендә 15 эшче хезмәте кулланылган тагын ике шундый мануфактура ачыла. Тимербулат Акчурин 1818 һәм 1825 елларда Сембер губернасында йон тукыма җитештерүче 1300 эшче ялланып хезмәт куйган ике мануфактура көйләп җибәрә.
1812 елда Франция белән сугыш башлану йогынтысында моңарчы туктап торган Әсәфулла Иноземцевның бакыр чыгару мануфактурасы эшли башлый. 1825 елда биредә 445 эшче хезмәте кулланыла (Хасанов Х.Х. Формирование татарской буржуазии. Казань: Татар. кн. изд-во, 1977. С. 85-86, 87).
1842 елдан соң Англиядән туку станокларын алып чыгуны тыю бетерелә һәм Россиядә туку сәнәгате кызу темплар белән үсә башлый. Татар мануфактуралары Мәскәү тирәсендәге туку фабрикалары белән ярыша алмыйча, 1840 нчы елларда, нигездә, китайка гына җитештерүгә күчәләр.
XVIII–XIX гасырлар чигендә татар-мөселман җәмгыяте социаль структурасында яңа – ярым өстенлекле, бай һәм дини мәнфәгатьләргә карата битараф булмаган – сәүдәгәрләр катламы формалашуы ачык күренә.
Беренче чиратта, мондый үзгәреш хөкүмәтнең татарларга Көнчыгыш базарында сәүдә итәргә мөмкинлек бирүче протекциясе – уңай шартлар тудыруы һәм татар эшмәкәрләренең бирелгән шанстан тиешенчә файдалануы нәтиҗәсе була. Илдә фәкать I гильдия сәүдәгәрләргә генә чит илләр белән сату-алу итәргә хокук бирелсә, татар эшмәкәрләренең җитәрлек капиталлары һәм рәсми хокуклары булмаса да, хөкүмәт рөхсәте белән мещаны да, II, III гильдия сәүдәгәре дә чит илләр белән сәүдә итә алган. Татарларның алмашу ярминкәләре янына килеп урнашулары эшмәкәрләрнең, бер яктан, таралып яшәү даирәсен, икенче яктан, аларның сату базарын Казакъ даласы, Урта Азия хисабына киңәйтә. Шул төбәкләрдән кертелгән арзанлы чимал хисабына, үзләренең мануфактураларында эшләнгән сабыннары, шәмнәре, комач тукымалары, иләнгән тиреләре шулай ук сугым урыннарында мичкәләргә тутырылган тозланган итләре һәм туң майлары Россия базарында соралган товар булып, өстәмә табыш алу чыганагын хасил итә. Ул да түгел, Идел-Чулман төбәгеннән күченгән игенчеләр көньяккөнчыгыш чик буйларында урнашкан рус кирмәннәре янында бистәләр нигезләп, шәһәр халкы буларак яши башлый.
Үзбәк, казакъ белән янәшә яки бер торак пунктында диаспора булып урнашкан татарлар арасында төбәкчелек элемтәләре һәм этник берләшү көчәя. Эшмәкәрләр үзләренә ярдәмгә төрле эшләр башкару өчен туганнарын, шулай ук авылдашларын һәм өязләреннән милләттәшләрен чакырганнар. Алар исә, беркадәр акча туплагач, үзләре дә вак сәүдә белән шөгыльләнә башлаган. (Кореева Н.А. Торгово-промышленная деятельность татарского купечества Казанской губернии в последней четверти XVIII – первой половине XIX в. Казань ОСП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2019. С.275-276).
Алмашу ярминкәләре һәм ярминкәләр – алыпсатарларның аралашу урыннары
Россиянең көньяк-көнчыгыш чигендә кирмән-шәһәрләр төзү рус-казакъ сәүдә челтәрләре киңәю белән дә бәйле була. Кече җөз казакълары өчен географик яктан иң уңайлы сәүдә урыннары булып Оренбург һәм Җаек (Уральск), ә Олы җөз халкы өчен – Троицк, Кызылъяр (Петропавловск), Омск, Усть-Каменогорск һәм Семей (Семипалатинск) кирмәннәре торган.
1758 елда төзелгән Оренбург алмашу ярминкәсенең 1810 елларга кадәр Россиядәге иң эре сәүдә мәйданы булуы аның ил икътисадында тоткан урыны турында сөйли.
1764 елгы мәгълүматларга караганда, алыш-биреш итүдә сан ягыннан беренче урынны (барлыгы 109 сәүдәгәр һәм 77 приказчик) Сәгыйт бистәсе (38 сәүдәгәр), Казан (20 сәүдәгәр һәм 20 приказчик) һәм Касыйм (13 сәүдәгәр һәм 27 приказчик) татарлары алып торган. Алар барлык сәүдәгәрләрнең 65 %ын, приказчикларның 58 % ын тәшкил иткән. XVIII гасырның 60 нчы елларыннан башлап, рус сәүдәгәрләре товар төяп алмашу ярминкәсенә үзләре килүдән туктыйлар, бу эшне Сәгыйт бистәсе татарларыннан торган арадашчыларга тапшыралар.
Сәүдә мөнәсәбәтләренең Россия өчен әһәмиятен яхшы аңлаган Екатерина II 1782 ел 25 февраль Указы белән Оренбург, Кызылъяр, Троицк алмашу ярминкәләрендә һәм Верхнеуральск кирмәне янында казна исәбенә таштан мәчетләр төзергә боера. Шуларның беренче өчесендә таштан казна мәчетләре корыла.
Алмашу ярминкәләрендә татарларның алыш-биреш итүчеләр арасында күпчелекне тәшкил итүе дистә еллар дәвамында күзәтелә. Хөкүмәт 1755-1807 елларда ярминкәләргә чит ил сәүдәгәрләрен кертми, мондый сәясәт татарлар өчен бик файдалы була: алар илнең чигендә урнашкан алмашу ярминкәләре белән эре Россия ярминкәләре арасында Урта Азия сәүдәгәрләренең арадашчыларына әвереләләр.
Ярминкә кенәгәләрендә һәр губернадан ничә сәүдәгәр килгәнлеге (аларның һәрберсе үзләренең приказчиклары һәм йөкчеләре белән) теркәлгән. Әйтик, 1804 елны Мәкәрҗә ярминкәсендә Казан губернасыннан (күбесе Казаннан) 66 татар сәүдәгәре (араларында мещаннар һ.б. да булган) 96 сату урынын арендага алган, 1820 елда 116 (сату урыннары 118) булган (Кореева Н.А. Күрс. хезмәт. 292 б.).
Берәр ай дәвамында барган ярминкәләрдә татарларга сату урыннары бер тирәдә бирелгән. Туган телдә аралашу ихтыяҗы, хәләл ризык белән туклану, бишвакыт намаз уку зарурлыгы аларны яшәү урынын бергәләп арендага алырга мәҗбүр иткән. XVIII гасыр ахыры – ХIХ йөз башында Мәкәрҗә ярминкәсендә татар сәүдәгәрләренең мәчетләре агач кайрыларыннан эшләнгән булган. XVIII гасыр ахырында мөфти М.Хөсәенов ярминкә вакытында мулла итеп үзенең туганы Фәтхулланы җибәргән. 1800 еллар башында Хәбибулла Габделкәримов, шикаятьләр язып, Түбән Новгород губерна идарәсеннән үзен билгеләтүгә ирешкән (Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар (Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр). – Казан: Татар.кит.нәшр.1989. 260-263 б.). Шушы заманнан башлап, һәр елны ярминкәгә Мәхкәмәи шәргыя мулла билгеләгән. Руханилар ярминкә имам-хатыйбы булырга ашкынып, атлыгып торганнар – сәүдәгәрләр сәдаканы мулдан биргән.
1816 елгы янгыннан соң, ярминкә урыны Мәкәрҗәдән Түбән Новгород шәһәре янына күчерелгән. Хөкүмәт яңа урында 1827 елны таштан «татар мәчете» төзетә. Мәрҗани биредә мәчет 1822 елдан булган дип яза. Бу вакытта ярминкә 15 июльдән 15 августка кадәр үткән.
1850 еллар ахырында ярминкәдә теркәлгән 15 мең сатучының 215е Урта Азиядән, 300е татар булган. Алардан тыш, ярминкәгә меңләп мөселман килгән.
1850–1860 елларда ярминкә халыкара сәүдә үзәге булудан туктап, төбәк ярминкәсенә әверелгән (Сенюткина О.Н., Загидуллин И.К. Нижегородская ярмарочная мечеть – центр общения татарских и зарубежных мусульман. Нижний Новгород: изд-во НИМ «Махинур», 2006. С. 19-42, 51, 62).
Татар сәүдәгәрләре, шулай ук, товар әйләнеше буенча илдә икенче урынны тоткан, ел саен 25 гыйнвардан 1 мартка кадәр эшли торган Эрбет ярминкәсендә бик актив катнашканнар. Николай I, аларның үтенечен канәгатьләндереп, 1850 елның 18 гыйнварында Пермь губернаторы җибәргән булачак мәчет планын раслаган. Шушы елдан Мәхкәмәи шәргыя Эрбет ярминкәсенә дә имам-хатыйп җибәрә башлаган. Ләкин кирәкле сумма җыелмау сәбәпле, мәчет төзелмәгән. Аптырагач, мөфти С.Тәфкилев Казан бае Исхак Юнысовтан кире кайтарып бирү шарты белән 4 мең сум акча алып, шуңа ярминкәдән ерак түгел урыннан 1867 елда мәчет өчен ике катлы йорт сатып алдыра һәм биредә җәмәгать намазлары уку башлана (Загидуллин И.К. Мусульманское богослужение в учреждениях Российской империи (Европейская часть России и Сибирь). Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2006. С. 409-413).
Сәүдәгәрләр күп вакыт сәфәрдә булганнар. XIX гасыр урталарында Түбән Новгород ярминкәсе тәмамлангач, товарлары белән Бөгелмәдәге Воздвиженск ярминкәсенә килгәннәр (14-22 сентябрь). Аннан Оренбургка юл тотканнар (Свердлова Л.М. Ярмарочная торговля на Великом Волжском пути // Великий Волжский путь: прошлое, настоящее, будущее / Под ред. А.Г.Гранберга. Казань, 2005. С. 146).
1798 елда атлар сату ярминкәсе сыйфатында Минзәлә шәһәрендә ярминкә эшли башлый. Ул тиз арада Казан һәм Оренбург губерналары алыпсатарлары өчен төбәк ярминкәсенә әверелә (Гурвич Н. Ярмарки, к истории ярмарок вообще и к статистике ярмарок в Уфимской губернии. Уфа: Губерн. тип-я, 1884. С. 41).
XVIII-XIX гасырлар чигендә Казанның татар сәүдәгәрләре берләшеп, бертуган Апанаевлар, Крупенниковлар, Котеловлар, Й.Китаев, М.Якупов, Ю.Ф. Арсаев, Г.Юнысов төбәктәге мануфактуралар продукциясен Кяхтага илтеп, аны кытайлардан чәйгә, фарфор фаянска һәм дөгегә алыштырганнар, чит ил товарын Мәкәрҗә ярминкәсендә сатып, зур табыш алганнар. 1809 елдан Кяхтада фәкать I гильдия сәүдәгәрләре генә алыш-биреш итә алган. Чәй сатучылар иң бай сәүдәгәрләрдән саналганнар (Свердлова Л.М. Казанское купечество: социально-экономический портрет (кон. XVIII – начало XX в.). Казань: Татар. кн. изд-во, 2011. С. 70-71).
Берәр ай чамасы дәвам иткән ярминкәләр татар эшмәкәрләренең үзара аралашу, дөнья яңалыкларын, дин, милләт мәсьәләләре турында сөйләшү урыны булган. Шул ук вакытта ярминкәләргә яңа мәчет, мәдрәсә төзү яки янганы урынына икенчесен кору артыннан йөрүчеләр, Урта Азиягә укырга китүче шәкертләр һ.б. килгән. Мондый кешеләргә ярдәм итү сәүдәгәрләрнең мөселман җәмгыяте өчен җаваплылык хисен арттырган.
(Дәвамы бар)
"КУ" 03,2023
Фото: unsplash
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев