Логотип Казан Утлары
Хикәя

Полк бүресе (хикәя)

Малойның йөрәге кысылып куйды. – Бичаракай... – дип пышылдады ул, үзе дә сизмәстән. Кулын сузды. Бүре баласы качмады. Шул мизгелдә егет бүре баласын күтәреп алды да күкрәгенә кысты.

Малойның бөтен балачагы авылда, әбисе янында үтте. Әти-әнисе
аны мәктәпкә керер алдыннан гына алып киттеләр, әмма каникул
җиттеме, ул тагын авылга ашкына иде. Чөнки аның өчен чын өй нәкъ
менә шунда – тын иртәләрдә сыер мөгрәгән, казлар каңгылдаган,
печән исе аңкыган җирдә калды.
Шуңа күрә махсус хәрби операция барган җирлек авыл тирәсендә
булгач, Малой күңелендә ниндидер авыр сагыш уянды.
Эх... Кайчандыр монда тормыш кайнаган, хәзер исә тынлык,
хәрабәләр һәм җимереклекләр генә.
Алда аларны урман полосасында ныгытма кору көтә иде.
Штурмчылар узган, ә аларга яулап алынган урынны саклау бурычы
куелган.
Малой «Татарин» позывнойлы иптәше белән бергә штурмчылардан
калган окопларны рәтләп, үзләренә сыеныр урын әмәлләде. Эш
беткәч, ул ауган агач төбенә барып утырды. Аяклар сызлый, куллар
талган, ә башта – уйлар, уйлар…
Шулчак колагына ниндидер аваз ишетелде.
– Тиеннәр сугышадыр инде, – дип көлемсерәп куйды ул, урман
тавышларын сагынгандай.
Ләкин бу тиен тавышы түгел, мескенләнеп шыңшу авазы иде.
Малой тынып калды.
«Көчекме?.. Юк... Бу җирдә көчек булуы мөмкин түгел...» Тавыш
тагын кабатланды, өзелеп-өзелеп, куркып, ялварып. Ул, сак кына
торып, тавыш килгән якка атлады. Янган куаклар арасыннан, кара
күмергә әйләнгән ботаклар астыннан, кечкенә генә бер җан иясе күренде. Бүре баласы. Арык, хәлсез, маңгаенда кара табы да бар.
Ул агач тамырлары арасына поскан да, күзләрен йомып, гүя бөтен
дөньядан куркып, шыңшып ята иде. Малой туктап калды. Бер адым
алга – куркыныч. Бер адым артка – кешелеклелекне югалту. Ул әкрен
генә иелде. Шулчак бүре баласы күзләрен ачты. Ул күзләрдә курку
гына түгел, ә югалту, ялгызлык сизелде, иң тетрәндергәне – бүре
баласының күзләреннән яшь ага иде.
Малойның йөрәге кысылып куйды.
– Бичаракай... – дип пышылдады ул, үзе дә сизмәстән.
Кулын сузды. Бүре баласы качмады. Шул мизгелдә егет бүре
баласын күтәреп алды да күкрәгенә кысты.
Окопта җылырак иде. Бүре баласын җиргә куйгач, җанвар егылып
китте, аяклары тыңламый иде әле. Әмма бераздан башын күтәрде,
зәгыйфь кенә ырылдады. Көчкә атлап йөри торган, килбәтсез,
көчсез, ләкин инде тәкәббер бер җанвар бит ул, аның да яшисе килә.
Ул да Ходай тарафыннан яратылган. Тереклек үлемгә бирешергә
теләми.
Малой куертылган сөт банкасын ачып, аны савыттагы кайнар суга
кушты, имеш, сөт ясый. Аннары тушёнкадан калган тимер савытка
шул сыеклыкны салып, бәләкәчкә сузды. Күрәсең, бичаракай бик
сусаган булган, мизгел эчендә куертылган сөт белән судан ясалган
«сөт»не ялт иттерде.
– Карале, – дип көлеп җибәрде Татарин, – бу безнең полк бүресе
булачак!
– Позывное нинди булыр икән? – дип сорады Малой. Һәм бүре
баласының күзләренә карап, бераз уйланып торды.
– Исән калса да, барыбер кыргый җәнлек бит ул. Әйдә, «Серый»
дигән «позывной» бирик.
Хәрбиләр тормышына Серый тиз ияләште.
Башта куркак кына иде, аннары кыюланды. Аяклары ныгыды.
Егетләр янында йөрде, аларның ризыгын ашады, кичләрен аяк
очларында йоклады. Тик шартлау тавышыннан куркуы бетмәде. Һәр
гөрселдәү саен ул дерелдәп, Малой янына килеп сыена иде. Табигать
тә яу гөрелтесен кабул итә алмый.
Көннәр узган саен Серый үсте. Күзләрендә инде – балаларча
самимилек түгел, акыллы караш. Һәм ниндидер серле сизгерлек.
Бу бүре баласы хәрби егетне бер генә тапкыр түгел, әллә ничә
мәртәбә үлем сибүче тимер кошлардан саклап калды. Ничек
сизгәндер, хәвеф якынлашкан мизгелләрдә Серый һәрвакыт Малой
янына килеп җитә иде. Чалбарыннан тарта, «Әйдә, китик», – ди,
янәсе. Аннары аны окопка таба алып керә. Малой, аңа буйсынып,
яшеренергә өлгерә һәм нәкъ шул мизгелдә өстән тимер кош
гөрелтесе ишетелә. Фаҗига, һәлакәт янәшәдән генә узып китә. Шул мизгелләрдә вакыт та туктап калгандай була, бары тик йөрәк
тибеше генә ишетелә. Мондый хәлләр бер генә түгел, берничә
тапкыр кабатланды. Шуңа күрә Малой бу табигать баласына чиксез
рәхмәтле иде. Ул хәтта әнисенә дә Серый турында озаклап, җылы
итеп сөйләде, фото, видеоларын җибәрде.
Кеше кешегә дошман булган бу заманда, бәләкәй генә бүре
баласы аны үлемнән кабат-кабат саклап калды. Мондый очраклар
кабатланган саен, Малойда бер уй ныгый барды: бу очраклы
түгел. Серый аның сакчысы, талисманы иде. Серый янәшәдә
булганда, Малойның күңелендә ниндидер өмет кабына. Әйтерсең
бу кечкенә җан иясе аңа: «Кешелек бетмәгән әле», – дип искәртеп
тора.
Бер төнне, тулы ай астында, Серый озак итеп улады. Ай шулкадәр
якын иде кебек, кул сузсаң, тотып алырсың сыман. Аның салкын
нуры җиргә төшеп, бөтен дөньяны аксыл сагышка төргән. Гадәти
улау түгел. Йөрәкне ярып чыккан җан авазы кебек ул. Анда сагыш
та, ачу да, ялгызлык та сизелә. Малой тыңлап торды. Аңа хәтта сүзләр
ишетелгәндәй булды: «Әни... кайда син?..»
– Тынычлан, Серый... – дип пышылдады ул. Ләкин бүре тыңламады.
Ул табигатькә карый иде. Кешегә түгел.
– Эх, Серый... Күпме вакыт безнең белән яшәрсең икән син... Безгә
инде алга барырга кирәк. Син дә безнең белән барасыңмы соң?
Бүре баласы, егетнең сүзләрен аңлагандай, озак кына сагышлы
итеп карап торды. Аннары әкрен генә якынлашты, көчек чагындагы
кебек тезләренә капланды, борыны белән һаваны тирән итеп иснәде,
әйтерсең лә үзенә тансык исне хәтеренә сеңдерә иде.
Малой аның каршына чүгәләде. Бер мизгелгә генә дөнья тынып
калды кебек. Ул аны муеныннан кочаклап алды, каты итеп кысты.
Бүре егетнең битенә якынлашты да ялап алды, әйтерсең лә ул
шулай итеп саубуллаша, әмма һаман да китәргә теләми.
Серыйның күзләрендә кеше сүзе белән әйтеп булмый торган сагыш
чагылды. Күрәсең, аның аерыласы килми. Шул мизгелдә һавада
ниндидер авыр тынлык торып калды, гүя юл башланыр алдыннан
ук бер йөрәк өзелде.
Бер көнне Серый югалды. Малой аны каян гына эзләмәде –
урманны да, кырны да әйләнде, окоплар тирәсен дә актарды. Әмма
бүредән җилләр искән иде. Ул бөтенләй юкка чыкты. Адашып каядыр
китеп бардымы, әллә минага эләгеп тынсыз калдымы – беркем дә
белмәде.
Малой аны озак юксынды. Күзләре һәрчак Серыйны эзләде. Ул
аның гүя талисманы, үлем белән тормыш арасында саклап йөртүче
җан иясе иде.
Бер көнне Малой су алу өчен якындагы күлгә таба юл алды. Позицияләрдән ул инде шактый ераклашкан иде, моны үзе дә сизми
калды.
Каршы як дроны аны әйтерсең лә алдан ук көтеп торган. Һавада
салкын, үлем тынлыгы хөкем сөрде. Һәм егет күлгә барып җитәргә
бер генә метр калганда кинәт күк ярылды. Тимер кошның утлы
күләгәсе аның өстенә ташланды. Яшь егет үлемнең шулкадәр якын
килгәнен хәтта аңларга да өлгермәде. Дөнья бер мизгелдә сүнде...
Һәм нәкъ шул вакытта Серый аның янәшәсендә булмады.
Бүре кинәт кенә пәйда булды. Ул әйтерсең лә һавадан төште,
турыдан-туры егетләрнең окопларына килеп керде. Бертуктаусыз
иснәнеп, нидер эзләгәндәй йөрде – һәр почмакны, һәр эзне тикшерде.
Ләкин Малой гына күренмәде...
Бүренең бу юлы килүе гадәти түгел иде. Аны күреп алган
Татарин сак кына якынлашты. Гадәттә сагаеп, читтән генә күзәтә
торган бүре бу юлы каршы килмәде, киресенчә, аңа таба елышты,
әйтерсең лә җавап эзли. «Кая минем дустым?» – дигән сыман
караш иде ул.
Татарин әкрен генә аның каршына чүгәләде. Күзләрен яшерә
алмыйча, тавышы өзелеп чыкты:
– Эх, Серый... Дустың юк инде. Китте ул... Безне мәңгелеккә
калдырып китте...
Бүре дә әйтерсең лә аны аңлады. Ул бер мизгелгә тынып калды,
аннары башын түбән иеп, тавышсыз-тынсыз гына дерелдәп куйды.
Аның күзләрендә яшь пәйда булды... Кешеләр дә, җанвар да бер үк
югалту каршында тигез иде бу минутта. Һәм окоплар өстендә тынлык
кына калды – сагыш белән тулы, өзелгән бер дуслык тынлыгы…

Лилия Гайнуллина

 

«КУ» 08, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев