Логотип Казан Утлары
"Хәзинә" әдәби конкурсы

Тамырларым нефтьчеләргә бәйле

Җир астыннан чыккан бу файдалы казылманы юкка гына кара алтын диеп атамыйлар. Нефтьтән башка җир шарында яшәүче халыкның тормышын күз алдына да китереп булмый. Бүген нефть турында, шул өлкәдә эшләүче уңган һәм булдыклы кешеләр турында язарга булдым. Мин яшәгән төбәктә кара алтын табылмаса да, күрше Татарстанда егерменче гасырдан бирле аның күп күләмдә чыгарылуын мин бик әйбәт беләм. Нефть чыгарылган төбәкләрдә нефтьче һөнәре гадәттә буыннан буынга күчеп бара. Әбиемнең бертуган энеләренең дә тормышы нефть белән бәйләнгән булган. Алар икесе дә Әлмәт нефтьчеләр техникумын бетереп, шактый еллар шул өлкәдә эшлиләр. Малайлары Фәрит белән Марат та әтиләренең юлы белән киткәннәр. Фәрит абый кечкенәдән кош-кортлар, йорт хайваннарын бик яраткан. Алар чирләп китсәләр бик нык кайгырган. Дүрт яшеннән хайваннар табибы булырга җыенуын әйтә. Җизнәсе табиб булганлыктан, Фәрит көннәр буе хайваннар янында була. Ул диагноз куярга, уколлар кадарга да өйрәнеп җитә. Мәктәптә укыганда чынлап җизнәсенә булышып йөри башлый. Мәктәпне тәмамлагач Чистай ветеринар техникумына укырга керә. Уңышлы гына аны тәмамлый. Әмма язмыш юллары аны да нефтьчелек һөнәре белән бәйли. Ул Әлмәт нефтьчелек техникумын тәмамлап, нефть үткәрүчеләр оешмасына эшкә урнаша.Фәрит абый бүгенгесе көндә дә бөтен җанын – тәнен биреп, армый – талмый хезмәт итә. Марат абый мәктәптә укыган вакытта ук кранда эшләү турында хыяллана. Армиягә кадәр кранчы һөнәрен үзләштерә. Марат абый ике ел Германиядә хезмәт итә. Анда аңа кранда эшләргә туры килә. Армиядән соң ул Фәрит абый эшләгән нефть чыгаручы оешмага “Урал” кранына эшкә урнаша. Татарстанда гына түгел, ул Төмән, Пермь, Уренгой якларына да йөри. Анда алар зур диаметрлы нефть үткәргеч торбалар сузалар. Алар аша төрле төбәкләрдән килгән нефтьне Россиянең күп санлы кулланучыларына озаталар. Шулай ук нефть чит илләргә дә китә. Илебез бюджетына зур акчалар керә. Бу- яңа мәктәпләр, больницалар, спорт сарайлары, өстәмә пенсияләр, хезмәт хаклары, чит ил товарлары һәм башкалар. Кара алтынны табучылар, чыгаручылар, җиһазларны төзекләндереп торучылар, станцияләр аша аны кулланучыларга озатучылар бик мөһим эш башкаралар. Минем абыйларым үз эшләрен бик яраталар. Җитәкчеләр үзләрен бик ихтирам итәләр. Мин алар белән горурланам!

Мингалеева Айзилә. Чувашстан Республикасы,

Комсомол районы, Тукай урта мәктәбе укучысы


Фото: "Казан утлары" архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев