"Хәзинә" әдәби конкурсы рубрикасы буенча яңалыклар
-
18 мая 2024 - 09:00
Күпер (повесть)
Мәктәптән кайтуыма елый-елый шешенеп беткән әнкәй миңа ташлана: – Үлемне яшереп буламыни? Җиңгәчәй, конвертны кулына алгач, бер сүз әйтми күкрәгенә кысты да, билгесез ераклыктагы абыйга дәшкәндәй: «Тыныч ят, мин аны синең безгә калдырган бүләгең буларак тәрбияләп үстерермен...» - диде. -
12 мая 2024 - 09:00
Яз яме белән бергә (повесть)
– Без бергә булырга тиеш! – Ә син һәммәсен дә уйлап бетердеңме? Мин бит ике бала анасы! – Балалар безгә комачауламый! – диде Вахит, үз карарын үзгәртмичә. – Мин ул хакта да уйладым! – Фатирың – бер бүлмәле, өчебез бергә килеп керсәк, безне кая урнаштырып бетерерсең? -
2 мая 2024 - 09:00
Кыргыч (хикәя)
Авылда тугансың икән, юлың бер генә, син авылда калырга, атаң-анаң бил бөккән шул колхозда гомерлеккә эшләргә тиеш. Кайбер егетләр армиядән соң авылга әйләнеп кайтмаска җаен таба табуын, анда да урман кисү, шахтада күмер чабу кебек авыр хезмәтләргә ялланып киткәндә генә. Мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлап, институтларга укырга кергән бәхетлеләрне тота алмыйлар да бит. Тик Дамирга бу юллар насыйп булмады шул... -
29 марта 2024 - 13:00
Кәҗәкәй - матур бәләкәй (хикәя)
Тормышта могҗизалы хәлләр гел янәшә дигәндәй, әллә тәмам туйдырган хуҗасыннан качып, әллә үзе яраткан тәмле үләнгә бай Карабаш тавында җәй буена иректә йөреп кыргыйланган бер карт кәҗә, «2014 нче»гә ияләште... -
5 января 2024 - 13:00
Бәхет (документаль хикәя)
Район үзәгенә китүдән аның улы өйгә әйләнеп кайтмады. Мөнҗия апаның йөрәгенә сагыш кына түгел, бала кайгысыннан бәгыренә ачу ташы укмашты... -
28 декабря 2023 - 13:00
Тау хуҗасы (хикәя)
Беркөнне Сарпалы тавы ягында, җирдән үсеп чыккан шикелле, ниндидер бер сәер багана күтәрелә башлады, һаман үсә дә үсә бит бу. Малайлар, яхшылабрак карарга, дип, өй түбәләренә, агач башларына үрмәләдек... -
22 сентября 2023 - 13:00
Факел (хикәя)
– Кеше үтерүче түгел бит ул! Аның бер гаебе дә ю-юк! Аерылу ачысына чыдый алмыйча, нахакка гомерлеккә рәнҗетелгән Минисен, үзен, балаларын, чәлпәрәмә килгән бәхетле көннәрен кызганып, үртәлеп, юл буе елады да елады Мөнирә... -
13 июня 2023 - 13:00
Аяк ялы (хикәя)
Аның каршысында киң җилкәле, ияк-яңакларын кызгылт сары төк баскан, чәчен кыска гына калдырып кистергән, үзеннән шактый яшь ир басып тора иде. – Кагыласы булма, күзеңне сытып чыгарам, – дип әйтеп тә бетерә алмады Галия, теге ир аламасы беләгеннән эләктереп тә алды. – Кычкырма. Мин сине ай буе күзәтеп йөрим инде. Җае гына чыкмады. А-ха-ха!!! Ә син шә-ә-п! Ир бер кулын Галиянең биленә куйды, икенче кулында пәкегә охшаш нәрсә ялтырап китте... -
5 мая 2023 - 13:00
Зилзиләдән соң (хикәя)
Нишләргә? Менә хәзер ул нишләргә тиеш?! Боларны резин күсәкләр белән генә куып тарату мөмкин түгел. Болар үзләре сине, сугышчыларың-ниең белән, бөтереп алачак. Үзенә төбәлгән автомат көпшәсен күрүгә, адәм баласы икеләнеп кала, ихтыяры какшый. Затвор тавышыннан аяк буыннары тотрыксызланып, күңелен шом баса... -
16 декабря 2021 - 13:00
Төркиянең беренче нефтьчесе – татар (дәвамы)
Төркия, татар, беренче, нефть, еллар, таулар, тапкан, күчә... Әлеге бер-берсенә һич бәйле тоелмаган ике җөмлә, күңелдә иләнеп йөри торгач, шушы рәвешле кәгазьгә ятты. Шул чакта гына бу сүзләр уртак бер мәгънә алды төсле. -
15 декабря 2021 - 11:00
Төркиянең беренче нефтьчесе – татар (бәян)
Төркиядә беренче нефтьне тапкан кеше татар бит! -
27 ноября 2021 - 13:00
Ник керәсең төшләремә? (бәян)
Төнлә Әкълим дусны йөрәге уята, ул даруын алырга дип кулын суза һәм шул килеш җан тәслим кыла. Кыскасы, 2004 елның 21 июлендә тынгысыз йөрәге тибүдән туктый... -
17 октября 2021 - 10:00
Нинди атага угыл без?
Яңадан туып булмас. -
28 декабря 2020 - 15:00
Кемгә сөйлим серләремне... (дәвамы)
Егет бүген гомердә булмагандай чиксез шат. Җир-Анабыз, куенында миллион еллар саклаган бер серен ачты! -
25 декабря 2020 - 11:00
Кемгә сөйлим серләремне... (дәвамы)
− Гөлгенә, менә күрерсең, мин, һичшиксез, Сәетгали абый кебек мастер булачакмын! Бу әле беркемгә дә әйтелмәгән, егетнең күңел түрендә бөреләнеп, аны һәрдаим алгысытып торган хыялы!