Логотип Казан Утлары
"Хәзинә" әдәби конкурсы

Муса - нефтьче

Биш яшендә булганда, Бик озак уйнаганда, Муса исемле бала Бервакыт уйга кала. “Апамның китаплары Ап-ак кәгазьдән булса, Бабаемның тешләре Чиста алтыннан булса, Йорт – агачтан, ә күмәч Бары камырдан булса, Минем шушы машинам Нидән икән, алайса?” Бу сорауга Мусаның Әтисе җавап бирде: Улым, уенчык машинаң Синең пластмасстан”, - диде. “Ә пластмасс соң нәрсәдән?” Дип кызыксынды Муса. “Ә пластмасс ул – нефтьтән” Аңлатты шунда ата. Мусага кызык булды, Ул яңа сүз ишетте, “Нефть” дип кабатлады Һәм әтисенә әйтте: “Сөйлә нефть турында, Минем беләсем килә, Моны башкаларга да Сөйләп бирәсем килә.” “Нефтьсез, улым, хәзер Машиналар да йөрмәс, Самолётлар да очмас, Бер сүз белән әйткәндә, Нефтьсез тормыш булмас!” Инде күп еллар үтте, Муса да үсеп җитте. Ул хәзер чын ир кеше, Ә һөнәре – нефтьче!

Шәкүрова Гөлгенә, Чуашстан Республикасы, Комсомол районы

Тукай урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы


Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев