"Хәзинә" әдәби конкурсы
Минем бабам – нефтьче
Яңа күлмәгемне киеп
Килеп кердем дәрескә.
Туган көнем иде кичә,
Онтылган ич дәрес тә.
-Үзлектән эш эшлибез ди,
Укытучы апабыз.
Дәфтәрләрне ачып куеп,
Кулга каләм алабыз.
Фәнни сүзләр тезәм генә:
Бура, баржа, баррельлар...
Мантияләр, горизонтлар –
Тагын әллә ниләр бар.
...Апа миңа “Биш”ле куйды,
Мин сыйныфта “җиңүче” –
Белмәс идем лә боларны,
Минем бабам – нефтьче.
Мифтахова Илсөя Василевна,
Татарстан республикасы Аксубай муниципаль районы МБГББМ “З. Т. Шәрәфетдинов исемендәге Карасу төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең 5 нче сыйныф укучысы
Фото: "Казан утлары" архивыннан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев