"Хәзинә" әдәби конкурсы
Кара алтын - табигать байлыгы
Мин – табигать баласы.
Уйландыра барчасы,
Җирнең йөзен тырмый-тырмый
Нефть казып аласы.
Тормышыбыз алга бара,
Уйла, тап, төзе, яса.
Нефтьтән башка тормышны
Күзаллау кыен ласа.
Ясала аннан барсы да:
Парафины, пластмассы,
Бензинсыз йөрми машина...
Кирәк нефть ятмасы!
Табигать-Ана ялвара:
- Ил киләчәккә бара...
Җир байлыгы чиксез түгел,
Тукталып уйлап кара!
Ләйсән Гарәфиева, Саба муниципаль районы ДГБББУ "Байкиев К.С. улы исемендәге Икшермә кадет мәктәп – интернаты"ның 8 нче сыйныф укучысы
Фото: mignews.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев